Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Бу — һәр исән кешенең намус эше. Ләкин монда сүз зиратны чистарту турында бармый, ә җинаять, хокук бозу турында бара! Тазарту нәтиҗәсен фотолардан карагыз.
Сезнең фикерегезчә зиратны тазарту — ул кешенең каралган, тәртипкә китерелгән каберләрен туздыру, кадерләп үстергән агачларын бүрәнәгә, утынга турау, кабер ташларын җимерү һәм җир белән тигезләүме? Бабамның агачлары зиратны урман итмәгән иде, алар — безнең өчен бәясез хәтер символы булдылар. Без аларны ниндидер "абыстай" яки башкалар килеп, каберләргә үзен хуҗа итеп, киссен дип утыртмаган идек! Ул чыршылар арасында башка кабер дә юк иде. Чардуган эчендә генә үстеләр. Абыстайга нинди зыяннары булды икән ул чыршыларның? Сезнең туганнарның каберләрен килеп туздырсалар сез рәхмәт укып утыр идегезме? Зиратта беркемнең дә кеше каберенә, андагы агачларны үзенчә сатарга, каберлек белән үзе теләгәнчә идарә итәргә хокукы юк! Халыкның „тимәгез!“ диюенә карамастан мәһабәт агачларны кисеп, артыннан чүплек ясап калдырырга да беркемнең дә хокукы юк һәм булалмый да!
"Абыстайга" беркем дә зират тазартырга кушмады һәм кушмый да. Без аңа кабер эченнэн агачларны кисеп сатарга рөхсәт бирмәдек. Безнең истәлек итеп утырткан агачларны бүрәнә итеп сатып, каберне чүплек итеп калдыруны мин берничек тә „тазарту“ дип атый алмыйм. Абыстаймы ул, мулламы, түрәме, әллә гади кешеме — һәркем иң элек мәрхүмнәрнең рухын һәм исәннәрнең хисләрен хөрмәт итәргә тиеш! Зиратта ерткычларча эш итәргә тиеш түгел!
„Урман арасыннан каберләр эзләп таптылар“ дигән сүзгә килгәндә, мин үзем гомер буе шушы зират янындагы урамда яшим. Шушы вакытка кадәр бер кешенең дә үз туганының каберен таба алмыйча эзләп йөргәнен ишеткәнем дә, күргәнем дә булмады. Бәлки, чынлап та, нәкъ менә сездән генә килеп сораганнардыр, анысын белмим... Ә менә хәзер, зираттагы агачларны кисеп, каберлекләрне зыянлап туздыргач, кешеләр чынлап та үз мәрхүмнәренең җирләнгән урыннарын эзләргә мәҗбүр була башладылар. Анысын үзем күреп, ишеттем.
„Бөтен авыл чыкты, өмә булды“ яки „койма башыннан гына карап ятасыз“ дип халыкны гаепләргә кирәкми. Оештыручы кеше һәрвакыт башкарган эше өчен җаваплы булырга тиеш. Аның өчен үзең балта, пычкы тотып йөрергә кирәкми! Мин сөйләшкән авылдашларыбызның берсе дә зиратның чүплеккә әйләндерелүенә риза түгел! Халык анда агач кисеп сатарга яки каберләрне туздырырга түгел, ә „изге эш, зиратны чүптән тазартабыз“ дигән вәгъдәгә ышанып чыкты. Бөек Ватан сугышы ветераны каберендәге безнең өчен изге һәйкәл булган ул мәһабәт тере агачларны кисәргә беркемнең дә хокукы юк иде! Ул агачлар беркемгә дә зыян салмады.
П.С. Мин монда үз белдегем белән кемнедер гаепле дип игълан итмим һәм итәлмим дә. Гаеплеләрне полиция, прокуратура яки башка компетентлы органнар ачыклый ул, мин бары тик күз алдындагы фактлар буенча язылучыларым белән фикер алышам.
Агачлар мәктәп, балалар бакчасы һәм башка бик күп җирләрдә дә үсә, ул бит безнең табигәть! Аны аңлар өчен кеше булырга кирәк! Барыгызга да исәнлек-саулык һәм күнел тынычлыгы телим. 🫶 Менә шушы комментарияларга җавабым.👇

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 11
бу кешелексезлек. Нинди куркыныч дөнья да яшибез.
Изге урында мондый рәхимсезлек булыр дип кем уйлаган.