Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел, - ди халык! Агачларын кисеп сатсалар да, зираттагы йөз еллык тарихны һәм күңелдәге хәтерне кисеп булмый... Бу эшне оештыручыларның кылган гамәлләре үз намусында калыр. Бу дөньяда барысы да акча белән генә үлчәнми, кешелеклелек һәм иман барыбер өстенрәк булырга тиеш. Берлингача җитеп җиңү алып кайткан Бөек Ватан сугышы ветераны кабере эчендә дистәләрчә еллар буе үскән дүрт чыршыны да кисеп саттылар бит... хәтерне саттылар... Хәзер урыннарында ятим төпләр генә калды... Караган сайын йөрәк әрни, яралары төзәлми. Ветеранның рухын рәнҗеттеләр... Киткәннәрнең хәтеренә бу нинди хөрмәт икән?!
    4 комментария
    10 классов
    4 ноябрь-Халыклар бердәмлеге көне Бу бәйрәм — күпмилләтле илебез халыкларының дуслыгын, үзара аңлашуын һәм бердәмлеген гәүдәләндерә. Тарихыбыз күрсәткәнчә, төрле милләт һәм дин вәкилләренең авыр вакытта бергә булуы, бердәм хәрәкәт итүе — илебезнең бәйсезлеген саклап калуның төп нигезе. Барыбызга да тынычлык, иминлек һәм якты киләчәк телибез! Өйләрегездә һәрвакыт татулык, җылылык һәм игелек хөкем сөрсен.
    0 комментариев
    3 класса
    Память, спиленная под корень (Посвящается памяти моего деда , ветерана войны 1941-1945, дошедшего до Берлина. ) На краю погоста, где снег покрывает землю, Четыре ели стояли, как стражи вечной стужи. Их ветви тянулись к небу, словно руки к свету, И ветер шептал им песни о том, что было раньше. Но вот пришёл тот день, когда осень уступила место зиме, Когда мороз сковал землю, а небо затянули тучи. Пришли незваные гости, без жалости и состраданья, С топорами острыми, холодными глазами. Они сказали: "Эти ели нам мешают, Мы их срубим, ведь они здесь никому не нужны". А те, кто знал, пытались остановить их криками: "Не трогайте эти деревья! Это память о ветеране!" Но слов никто не слушал, и эхо ударов гулко Разносилось над кладбищем, нарушая тишину. Одна за другой падали ели, ломая ветки, Как будто время само остановило свой бег на миг. Теперь лишь пни остались, торчащие из снега, Как напоминание о том, что нельзя вернуть назад. Зима пришла, укутав всё белым саваном, И только ветер продолжает плакать над могилой деда. Он был героем, дошедшим до самого Берлина, Вернулся домой, чтоб жить среди родных лесов. Ели были ему дороги, как символ жизни, Как обещание весны после долгой войны... Но теперь они ушли, как ушло время, Оставив только пустоту и горький след. Память спилена под корень, как дерево без ветвей, И сердце болит от этой несправедливой потери...
    2 комментария
    6 классов
    Үзебезнең Түреш авылының уңган, фидакарь егете Муратов Файруз Фанил улын чын күңелдән олы уңышы белән котлыйбыз! Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте өчен аңа "Башкортостан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән югары һәм мактаулы исем бирелде! Файрузның әтисе юлыннан китеп, аның эшен үрнәк итеп, тугры дәвам итүе аеруча соклану уята. Муратовлар — һәрвакыт үз эшен белгән, җирне, хезмәтне сөйгән нәсел. Нәкъ менә шундый егетләребез булганда авылыбыз яши һәм үсә. Авылдашыбызның мондый зур дәрәҗәгә ирешүе — барыбыз өчен дә олы горурлык! Файруз Фанил улына алга таба да эшендә зур уңышлар, яңа биеклекләр, ныклы сәламәтлек һәм гаилә бәхете телибез! Хезмәтег
    5 комментариев
    91 класс
    0 комментариев
    1 класс
    0 комментариев
    8 классов
    Мин дә һәркем үз туганының каберен үзе карарга һәм җыештырырга тиеш дигән фикер белән тулысынча килешәм. Бу — һәр исән кешенең намус эше. Ләкин монда сүз зиратны чистарту турында бармый, ә җинаять, хокук бозу турында бара! Тазарту нәтиҗәсен фотолардан карагыз. Сезнең фикерегезчә зиратны тазарту — ул кешенең каралган, тәртипкә китерелгән каберләрен туздыру, кадерләп үстергән агачларын бүрәнәгә, утынга турау, кабер ташларын җимерү һәм җир белән тигезләүме? Бабамның агачлары зиратны урман итмәгән иде, алар — безнең өчен бәясез хәтер символы булдылар. Без аларны ниндидер "абыстай" яки башкалар килеп, каберләргә үзен хуҗа итеп, киссен дип утыртмаган идек! Ул чыршылар арасында башка кабер дә юк иде. Чардуган эчендә генә үстеләр. Абыстайга нинди зыяннары булды икән ул чыршыларның? Сезнең туганнарның каберләрен килеп туздырсалар сез рәхмәт укып утыр идегезме? Зиратта беркемнең дә кеше каберенә, андагы агачларны үзенчә сатарга, каберлек белән үзе теләгәнчә идарә итәргә хокукы юк! Халыкның „тимәгез!“ диюенә карамастан мәһабәт агачларны кисеп, артыннан чүплек ясап калдырырга да беркемнең дә хокукы юк һәм булалмый да! "Абыстайга" беркем дә зират тазартырга кушмады һәм кушмый да. Без аңа кабер эченнэн агачларны кисеп сатарга рөхсәт бирмәдек. Безнең истәлек итеп утырткан агачларны бүрәнә итеп сатып, каберне чүплек итеп калдыруны мин берничек тә „тазарту“ дип атый алмыйм. Абыстаймы ул, мулламы, түрәме, әллә гади кешеме — һәркем иң элек мәрхүмнәрнең рухын һәм исәннәрнең хисләрен хөрмәт итәргә тиеш! Зиратта ерткычларча эш итәргә тиеш түгел! „Урман арасыннан каберләр эзләп таптылар“ дигән сүзгә килгәндә, мин үзем гомер буе шушы зират янындагы урамда яшим. Шушы вакытка кадәр бер кешенең дә үз туганының каберен таба алмыйча эзләп йөргәнен ишеткәнем дә, күргәнем дә булмады. Бәлки, чынлап та, нәкъ менә сездән генә килеп сораганнардыр, анысын белмим... Ә менә хәзер, зираттагы агачларны кисеп, каберлекләрне зыянлап туздыргач, кешеләр чынлап та үз мәрхүмнәренең җирләнгән урыннарын эзләргә мәҗбүр була башладылар. Анысын үзем күреп, ишеттем. „Бөтен авыл чыкты, өмә булды“ яки „койма башыннан гына карап ятасыз“ дип халыкны гаепләргә кирәкми. Оештыручы кеше һәрвакыт башкарган эше өчен җаваплы булырга тиеш. Аның өчен үзең балта, пычкы тотып йөрергә кирәкми! Мин сөйләшкән авылдашларыбызның берсе дә зиратның чүплеккә әйләндерелүенә риза түгел! Халык анда агач кисеп сатарга яки каберләрне туздырырга түгел, ә „изге эш, зиратны чүптән тазартабыз“ дигән вәгъдәгә ышанып чыкты. Бөек Ватан сугышы ветераны каберендәге безнең өчен изге һәйкәл булган ул мәһабәт тере агачларны кисәргә беркемнең дә хокукы юк иде! Ул агачлар беркемгә дә зыян салмады. П.С. Мин монда үз белдегем белән кемнедер гаепле дип игълан итмим һәм итәлмим дә. Гаеплеләрне полиция, прокуратура яки башка компетентлы органнар ачыклый ул, мин бары тик күз алдындагы фактлар буенча язылучыларым белән фикер алышам. Агачлар мәктәп, балалар бакчасы һәм башка бик күп җирләрдә дә үсә, ул бит безнең табигәть! Аны аңлар өчен кеше булырга кирәк! Барыгызга да исәнлек-саулык һәм күнел тынычлыгы телим. 🫶 Менә шушы комментарияларга җавабым.👇
    11 комментариев
    14 классов
    28 октябрь — картәтәйләр һәм картинейлар көне! Бу бәйрәм — гаилә җылысы, буыннар бәйләнеше һәм оныклар көлкесе белән өрелгән иң якты, иң күркәм көннәрнең берсе. Бу көнне без үзебезгә тормыш ачкычы биргән, үрнәк булып торган һәм тугры киңәшчебез булган олы буын вәкилләрен котлыйбыз. Картәтәй белән картиней — һәр гаиләнең ныклы тамырлары, өйнең иминлеге һәм бәрәкәте. Аларның догалары безне һәрчак яклап һәм саклап тора. Барлык картәтәйләрне һәм картинейларны чын күңелдән бүгенге бәйрәм белән котлыйбыз! Сезгә иң мөһиме — какшамас сәламәтлек, җан тынычлыгы, хәерле һәм озын гомер телибез. Балаларыгызның, оныкларыгызның хөрмәтен һәм игелеген күреп, һәр көнгә сөенеп яшәргә язсын! Бәйрәм белән!
    0 комментариев
    24 класса
    "Дин сатучылар, җыючылар кабердән зур бәһа, Кайда урын сезгә, җәһәннәмнән башка..." Халык сүзләре. Бу сүзләр бүген безнең авылдагы хәлгә йөз процентка туры килә! «Абыстай» «савап җыябыз», «зират тазартабыз» дип халыктан акча җыйды. Халык та изге нияткә ышанып, үз кесәсеннән акча бирде. Ләкин ахырда ни күрәбез?! Дин битлеге киеп, кабер өстендәге мәһабәт тере агачларны халыкның «тимәгез!» дип ялбаруына карамастан кистеләр, бүрәнә, утын итеп саттылар. Мәрхүмнәрнең соңгы йортын — изге зиратны чүплеккә әйләндереп калдырдылар! Хәзер зират янында агач зираты да бар...Ул агачлар урынына чаган басты зиратның бар җирен...Бу бик кызганыч,күпме генә вакыт үтсә дә онытыла торган түгел...Зират бит авыл уртасында урнашкан. Кызганыч һәм коточкыч зират фотоларын сез дә карагыз әле, мин шушыны көн дә күреп торам...
    7 комментариев
    7 классов
    Октябрь аеның өченче якшәмбесе – Әтиләр көне итеп билгеләп үтелә. Әтиләр көне белән! Хөрмәтле әтиләр, картәтәйләр! Барыгызны да әлеге бәйрәм белән тәбрик итәбез! Сезгә корычтай сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңел тынычлыгы һәм һәрвакыт аяз, тыныч күк йөзләре телибез! Үстергән балаларыгызның игелеген күреп, аларга тормышта һәрвакыт олы үрнәк булып һәм ныклы терәк булып яшәгез! Олыгайган көнегездә дә "Әти, әтием, дәү әтием" дигән назлы сүзләрне ишетеп, бәхетле, тигез картлык кичерергә язсын!
    0 комментариев
    4 класса
Закреплено
tyuryush

Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына

Ветераннарыбызга мәңгелек дан!
Әти вәсияте
Түземлекләр бетеп китә кайчак,
Сабырлыгым ала сыналып.
Шул чакларда бар да яхшы димен,
Эчтән генә тирән тын алып.
Бар да үтәр, бар да яхшы булыр,
Сабырлыгым җуйма, йөрәгем .
Син борчылып кына бер ни үзгәрми бит
Ходай белер ничек кирәген.
Ярдәм бирер бары ходаем!
Еллар үтү белән әти ,әни турында хәтирәләр һич тә онытылмый, киресенчә яңара гына икән, һәм алар сөйләгән һәрбер сүз күңелдә мәңгегә уелып кала, сагындыра...
Әтием белән әнием үзебезнең Бүздәк районы Түреш авылында туып үсеп,шунда белем алалар. Авылда яшәп, дөнья корып, дүрт бала устереп, кызганычка каршы кече кызлары ике айлык булганда үлеп
    Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына - 975993973839
    Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына - 975993973583
    Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына - 975986226767
    Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына - 975986245455
    Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына - 975993973327
  • Класс
tyuryush
  • Класс
tyuryush
  • Класс
tyuryush
  • Класс
tyuryush
  • Класс
tyuryush
  • Класс
Показать ещё