Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Бу бәйрәм — гаилә җылысы, буыннар бәйләнеше һәм оныклар көлкесе белән өрелгән иң якты, иң күркәм көннәрнең берсе. Бу көнне без үзебезгә тормыш ачкычы биргән, үрнәк булып торган һәм тугры киңәшчебез булган олы буын вәкилләрен котлыйбыз.
Картәтәй белән картиней — һәр гаиләнең ныклы тамырлары, өйнең иминлеге һәм бәрәкәте. Аларның догалары безне һәрчак яклап һәм саклап тора.
Барлык картәтәйләрне һәм картинейларны чын күңелдән бүгенге бәйрәм белән котлыйбыз! Сезгә иң мөһиме — какшамас сәламәтлек, җан тынычлыгы, хәерле һәм озын гомер телибез. Балаларыгызның, оныкларыгызның хөрмәтен һәм игелеген күреп, һәр көнгә сөенеп яшәргә язсын! Бәйрәм белән!

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев