Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Кайда урын сезгә, җәһәннәмнән башка..."
Халык сүзләре.
Бу сүзләр бүген безнең авылдагы хәлгә йөз процентка туры килә! «Абыстай» «савап җыябыз», «зират тазартабыз» дип халыктан акча җыйды. Халык та изге нияткә ышанып, үз кесәсеннән акча бирде. Ләкин ахырда ни күрәбез?! Дин битлеге киеп, кабер өстендәге мәһабәт тере агачларны халыкның «тимәгез!» дип ялбаруына карамастан кистеләр, бүрәнә, утын итеп саттылар. Мәрхүмнәрнең соңгы йортын — изге зиратны чүплеккә әйләндереп калдырдылар! Хәзер зират янында агач зираты да бар...Ул агачлар урынына чаган басты зиратның бар җирен...Бу бик кызганыч,күпме генә вакыт үтсә дә онытыла торган түгел...Зират бит авыл уртасында урнашкан. Кызганыч һәм коточкыч зират фотоларын сез дә карагыз әле, мин шушыны көн дә күреп торам...

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 7
Үзенең дә бу мәңгелек йортка барасын оныткан микәнни ул "абыстай"?