Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Хәерле көн, җәмәгать!
Хәлләрегез ничек, кәефләрегез ярыйсымы? Чәчелгән уй-фикерләремне туплап, пост куям, сирәк кенә булса да, сезнең белән гапләшеп аласым килә. Бер караганда бик чуар заманда яшибез. Авырлыгы, җиңеллеге бергә җитәкләшеп килә. Хәтта тормышка ашмый торган хыяллар да чынбарлыкка әйләнеп куя.
6 июньдә, Казанда “Ак Барс Арена”да Баста концерты булды бит, кулыма билет китереп тоттыргач, ничек сөенгәнемне белсәгез! Куркып кына барган идем, үзем кебек “әбиләрне” күргәч тынычландым. Бер кеше дә кырын карамады, гаеп итмәде. Күптәнге хыялым иде, шөкер, бардым, күрдем. Искиткеч тамаша булды, кырык меңнән артык кеше бар, диделәр. Күз яшьләрен тыеп булмый. Ирләрнең дә күңелләрен тузгытып, чистартып бетерде бугай ул. Күзләреннән бәреп чыккан яшьләрен баштарак качып кына сөрткәннәр иде, соңрак сөртеп тә тормадылар. Кайбер җырларын тыңлаганда каз тәннәре чыга. Аның “Сансара” җыры ошый миңа. Сүзләре нинди бит. (Минем тәрҗемәдә):
“Дөньяның астын өскә китер, күкләрне тузгыт, башкача булмый...
Гомер буе мәхәббәт эзләдем... Бер генә кешене ярату өчен...
Алар әйттеләр: “ Без гөнаһлы бәндәләр, безне коткару, дәвалау өчен соңга калдың инде, әнә, аларны коткар...”
Мин үлгәч аларның һәм үземнең балаларым тавышы белән җырлармын... безне алыштырып кына куярлар. Сансара законнары шундый... Кешеләр киләләр дә китәләр... Беркем дә юкка чыкмый...Без яшәячәкбез... Өметләребез акланмаса да, без үч итеп яшәрбез...Күк йөзе сәхнә булыр...Күктәге йолдызлар – син кабызган лампа... Минем кебекләр меңләгән, алар да безнең кебек булырлар... Ә безнең балалар бездән яхшырак булырлар...”
Игътибар итәсездер, хәзер сериалларда мәгънәле цитаталарны күп әйтәләр. Соңыннан аларның барысы да халык арасында тарала. Концертларда да тирән мәгънәле җырлар ишетелә башлады. Колакка кергәч күңелгә үтеп керә икән, файдасы булмый калмыйдыр. Шулай булсын, өметләник, балаларыбыз, оныкларыбыз бездән яхшырак булсыннар!
Һәр буын үзенә язылган юлны үтә. Без әби-бабаларыбызның юлын үтмәгән кебек, безнең оныклар да без үткән юлдан үтмәсләр. Алар бездән акыллырак бугай? Оныкларымны күзәтәм: үзләренә ни кирәген беләләр, чит телләр өйрәнәләр, философияне, психологияне “су кебек эчәләр”.
Без әти-әни кушканны үтәп үстек, яшәдек. Унынчы классны тәмамлагач, режиссерлыкка укырга керәсе идем. Ринат абый авылга кайткач (“Сорнай” ансамбле җитәкчесе, ерак туганыбыз), ярдәм сорап аның янына бардым. Ул мине Рабит Батуллага, Марсель абый Сәлимҗановка күрсәтте, алар мине “алабыз” диделәр. Инде әнигә әйтмичә булмый иде, ул: “Бусагадан минем үле гәүдәм аша чыга алсаң, барырсың”, – диде. Шул сүз җитте, бөтен хыял-теләкләр, тырышып өйрәнгән этюдлар секунд эчендә тузан кебек таралып, мине җиргә төшерде. Ул чорда тормыш-көнкүрмеш икенче иде. Әни җайлы гына итеп проблеманы хәл итеп куйды. “Әнә, фермада эшләрсең”...
Минем кебек хыял канатлары киселгәннәр күп булгандыр ул чорда.
***
Хәзер һәр җирдә матурлык, ни кирәк шул бар, йортларда муллык, һәр кеше талантлы, йөри торган юлларыбыз яхшы – барысы да бар. Тик кешегә күңел тынычлыгы һәм саулык җитми. Җан чирләрен дәвалаучы табиблар: “Киләчәктә Җир шарында яшәгән кешеләрнең күпчелеге авыр чирләрдән кырылыр, акылдан язучылар күп булыр”, – дип куркыталар. Аллаһ сакласын, юраганнары юш килмәсен иде!
ВКда бер ир-ат авыру оныгын дәвалар өчен күрәзәче эзләгән ханымга: “Син күрәзәче эзләмә, күпме кешене рәнҗеттең, мыскыл иттең, елаттың, күпме яманлыклар кылдың, шуларны исеңә төшер. Алардан гафу үтен, тәүбәгә килеп, намазга бас, шуннан соң сине Аллаһ кичерер, оныгың да савыгыр” дип комментарий язып калдырган.
Уйлап карасаң, бу ирнең сүзләрендә хаклык бар. Кеше рәнҗетү, кешене мыскыл итү кебек яманлыклар бик күп. Күптән түгел бер күңелсез хәлнең шаһите булырга туры килде. Хаксызга рәнҗетелгәнен белеп торсак та, түбәнсетелгән кешене мин дә, башкалар да якламады. Күңелләргә мәңгелеккә сеңгән куркаклык! Түрәнең бер сүзе җитте һәм... “Убрали...”
Озак еллар буе китапханәдә эшләп, тормышны, кешеләрне танырга өйрәнгән, гыйлем ияләре генә әйтә торган фикерләре булган китапханәче ханым: “Теге кеше мондый, бу кеше тегенди дип сөйләшәләр инде, мөһер сугалар да, гел гаепләргә генә торалар. Ә алар “Мин андый түгел” дип акланмыйлар, үз юлларыннан алга баралар, шул үзләрен сөйләгән кешеләргә яхшылык эшлиләр. Һәркемнең тормышы Аллаһтан, кемнәр белән аралашып яшисең, эшлисең, алары да Аллаһтан”, дип мине таң калдырган иде.
Килешәсездер, сүзләре хак бит!
Кешедән көлеп була, аңа тибеп тә, төкереп тә була. Әмма ул кеше үткән юлдан башка кеше үтә алмый. Белегез: Аллаһ Үзе яралткан бер кешене икенче берәүнең мыскыл итүен күрсә, шул кешене тотып алыр, аңа котылу булмас, диләр. Кодрәт иясе гыйбрәтле хәлләрне күрсәтеп торса да, кеше аңламый.
Бәхетсез кеше кыла торган гамәлләр кылмыйча, кешедән гаеп эзләмичә, үзеңне бәхетле итеп тояр өчен ни эшләргә? Иң гади киңәш: көн саен ни дә булса эшләргә кирәк! Эшсез тору кешене ялкаулыкка илтә. Кешенең эче поша, эшкә дәрте сүнә, күңел төшенкелеге, хөсетлек барлыкка килә. Ә хөсетлек күңелне каралта.
Шәхсән үзем тик тора алмыйм. Гөнаһ шомлыгына каршы, башлаган эшем уңайга киткән иде, мессенджерлар начар эшли яки бөтенләй эшләми башлады. Шуның өчен кайгырып, елап утырыйммы? Күп уйлап торыш юк, курслар сатып алдым да, яңа һөнәр үзләштердем. Акча эшләү нияте белән түгел, гаиләбезгә көн саен сыйфатлы ризык әзерлисем килде. Заманча итеп әйтсәң, ПП була.
Мастер Гөлүсә Рәхмәтуллинага Аллаһның рәхмәте булсын. СССР заманында гына пешерелгән: иң тәмле, файдалы, күпме ашасаң да авырлыкны арттырмый, тиз генә искерми, торган саен тәме арта барган табигый икмәк безнең өстәлдә хуҗа хәзер. Гомер буе ипи пешергән йортта яшәдем, үзем дә күп еллар пешердем. Әмма, ул ипиләр, тәмле булсалар да, технологиясе бик үк камил булмаган икән. Ул вакытларда “Ипи ашасаң, тазарасың”, дип зарланалар иде.
Ә СССР вакытында безгә чын икмәк ашатканнар! Закваска ясау, ипи пешерүнең бар серенә төшенеп беткәнче шактый вакыт узды. Гөлүсә ханым “безнең белән бергә” өченче улын, Йосыфны алып кайтты. Шул бәхетле минутларның мизгеле безнең күңелләргә дә кагылды. Әле дә, инде өйрәнүләр тәмам булып, гаиләбезне чын икмәк белән сыйлый башлагач та сүрелмәде ул хис. Көн дә яңа пешкән икмәк белән якыннарыңны сыйлаудан бәхет төшенчәсе кыймылдап ала. Хәтта иҗатта да илһамландыра торган хикмәтле бер көче бар ул ипи пешерүнең. Үзе бер аерым иҗат төре. Икмәк булса, бар да була! Икмәкне үстерү кебек, гаиләңә ипи пешерү дә саваплы гамәл, диләр. Тормышның шундый вак-төягенә дә шатланам. Бәлки, башкаларны зур шатлыклар гына бәхетле итәдер.
Бәхетле булуның юллары бик күп. Тыныч холыклы, һинд кызлары кебек матур, күп еллар элек ире үлеп тол калган классташым үз тиңен очратып, кабат гаилә корды. Бик матур гына яшәп яталар. Ара-тирә хәлләрен сорашам, бәхетле алар, валлаһи, бәхетле. Җитмештә дә бәхетеңне табарга була икән, сөбхәнАллаһ! Дустымның бәхетле булуына сөенәм. Гомерлек булсын иде бу бәхет.
Беркем дә, берәүгә дә Бәхет китереп тоттырмый. Хәтта, кеше бәхетенә сөенеп яшәү дә кешегә бәхет китерергә мөмкин. Әмма, кешегә яманлык теләп яшәү бәхеткә илтми.
Кайвакытта кеше үзе дә аңламыйча, башка кешегә начарлык кылам дип, изгелек кылып куя. Монысы Аллаһтан килгән изгелек була. Бер вакыйга турында языйм әле. Туксанынчы еллар, сатучы булып эшлим. Кибетләргә ялган аракы кайта башлады. Шуны эчеп, авылларда шактый кешеләр үлде. Яшьләр, өлкәннәр... Ялган аракы сатуга каршы чыккан өчен, хезмәттәшем белән икебезне эштән кудылар. Гариза язып, “үзебез теләп” чыгып киттек. Ул вакытта безгә авыр булгандыр. Дусларга, авылдашларга, күршеләргә зур шатлык булды. Күпме кешене бәхетле иттем мин шул вакытта! Хәзер уйлыйм, ул вакытта Аллаһы Тәгалә безне зур җинаять кылудан шулай саклап калган икән.
Кешедән күпсенергә,көнләшергә, көләргә кирәкми. Көләсең икән, кайтавазын көт. Хәзер Аллаһы Тәгалә белән кеше арасы якынайган, диләр. Нинди гамәл кылсаң да, үзеңә бик тиз әйләнеп кайта, ди. Яхшысы да, начары да. Иң беренче Аллаһы Тәгалә! Кеше үзгәрүчән зат, ә Аллаһ беркайчан да үзгәрми. Без туганнан алып үлгәнче безнең белән Ул.
Бу тормышта авырлык килсә, сыгылып төшмәскә өйрәндем. Инде Аллаһ саулык бирсен, дип телим. Ялгызларга гына түгел, парлы кешеләргә дә терәк кирәк була торган чорга кереп барабыз.
Татар әйтә: “Аллаһ безнең белән!”
Руслар әйтә: “С нами Бог!”
Нинди зур Көч бар бу сүзләрдә! Аңлыйсызмы?..
***
P.S. Постлар куймый торсам, начарга юрамагыз. Ниләрдер майтарып йөридер, дип уйлагыз. Сезгә дә рухи көч, уңышлар телим. ВКда кабат очрашканга кадәр. Исән һәм Сау булыгыз!

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев