Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Арча ягы бик гүзәл як,
Табигате бик матур.
Урман, аланнарга бик бай,
Өч этаҗлы күп йортлар...
Җирләре глин булса да,
Икмәкләре мул үскән.
Юл буе яфраклы агач,
Ылыслысы юк икән...
Тукайның 140 елы,
Кырлайда йөреп кайттык.
Тукай сулаган һаваны,
Кырлайда сулап чыктык.
Казан-Кырлай арасы
Җитмеш чакырым гына.
Кырлайның юллары такыр,
Асфальтта йөре генә...
Казан шәһәре зурайган,
Сәгать ярымлап чыктык.
Машиналар бик күп йөри,
Пробкаларда булдык...
Яшьләй хыяллана идем,
Кырлайны бер күрергә.
Тукай эзләренә басып,
Рәхәтләнеп йөрергә.
Тукай йөрегән җирләрдә
Тын алулары җиңел.
Илаһи илһам уяна,
Яктыра моңсу күңел...
Яңа Кырлай, Яңа Ияне
Ия су берләштерә.
Мәктәптә йөз егерме бала,
Тәмьле сулы коесы.
Тукайның туган җирендә,
Күңелгә илһам килә.
Хис яңара, уй яшәрә,
Ходай ярдәмен бирә!
Файлас.22.08.26 ел.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев