Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Тормыш сынауларны биргəндə, өеп-өеп, мулдан бирə. Əмма кеше күңелендəге сүрелмəс өмет – ул сүнмəс маяк. Язмышның нинди генə ачы җиллəре иссə дə, чыдый ата-ана йөрəге! Өмет хисе, егылган җирдəн кат-кат торып басарга өйрəтеп, кеше рухына гаҗəеп ныклык өсти. Сүзем – Агыйдел шəһəрендə гомер кичерүче гаҗəеп кеше турында. Ул – хезмəт ветераны, “Агыйдел чишмəлəре” əдəби берлəшмəсе əгъзасы Хəниф ага Каюмов. Аның рух ныклыгы, сынаулар алдында сыгылып төшмəве таң калырлык. Чын миһербанлы ата кеше шундый буладыр да. Типсə тимер өзəрлек улы бəхетсезлеккə юлыкканда аңа нибары егерме өч яшь була. Фаҗигадəн соң Хəниф ага, җəмəгате белəн икəүлəп, улларын тəрбияли. Былтыр август аенда гаилəнең бу сынауга таруына нəкъ 28 ел тулган... https://tulpar.info/articles/-mgyyat/2026-11-09/ata-y-r-ge-synmas-ter-k-4869367

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев