Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
җирдә зарланмый гына
Зарланмыйча яшик бергә-бергә,
Яшибез дип, дуслар, оҗмахта.
Булмасын дим, ярсу күңелегез,
Бәхет эзләп читкә очмакта.
Шөкер итеп яшик, булганына,
Насыйп нигьмәтләрнең барсына.
Гомер белән саулык биргәненә,
Без бурычлы Ходай каршында.
Килгәнбез без Җиргә яшәр өчен,
Гүзәллеген күреп дөньяның.
Яшэгэндэ җанны назлый торган,
Серле хикмәтләре күп аның.
Хикмәтләрен күреп сөенергә,
Шатланырга дөнья корылган.
Ягез әле, тыңлап илһам алыйк,
Татар кызларының җырыннан...
Илһамланып, яшик, өметләнеп,
Бәрәкәтле озын гомергә.
Үткән гомер, соңгы сулышкача,
Сакланырлык булсын күңелдә!..
Роберт Сәлахиев

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1