Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
“Мин районда эшләгән елларда, “Сорнай” ансамбле белән Габделфәт Сафин концерт куярга килгән иде. Концерттан соң бер-ике көн үткәч, махсус мине күрергә дип, Габделфәт кабат безнең якларга килде. Мәдәният йортында методист булып эшли идем. Артистларны яныма гомумән якын җибәрмим, җаным сөйми иде. Шуңа карамастан Габделфәт белән сөйләшеп киттек, төне буе Кама буенда йөрдек. Эшемә карата кызыксыну уятуы, яхшы әңгәмәдәш булуы аны йөрәгемә якын итте. Дуслашып китүебезгә Габделфәтнең төзелеш институтын тәмамлавы да уңай тәэсир итте. Тиз арада туй ясап, өйләнешеп тә куйдык.
Габделфәтне очратканчы, минем таләпләремә туры килгән кешене таба алмам дип борчыла идем, беркем дә ошамады. Язмышымда ул пәйда булып, дөньямдагы бар бушлыкны тутырды да куйды. Мин эш яратам, минем өчен беренче урында – Габделфәт, аның эше. Аннан гына балалар. Чөнки ир-ат уңышлы булса, аның кәефе дә яхшы, димәк, гаиләдә иминлек һәм балалар да шат”.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 12