Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Казанның иң кадерле тарихи символларының берсе булган Сөембикә манарасына бүген яңартылган алтын айны урнаштырдылар.
Октябрь башында төзекләндерү өчен төшерелгән ярымай өч атна чамасы осталар кулында булган. Аның иске алтын катламын тулысынча чистартып, яңадан юка алтын яфраклары - сусаль алтын белән каплаганнар. Моның өчен 60 граммнан артык саф алтын тотылган. Белгечләр әйтүенчә, яңа алтын катлам якынча 20 ел хезмәт итәчәк.
Айның бүген иртәнге сәгать алтыда, махсус кран ярдәмендә, манара очына күтәргәннәр.
Ә Сөембикә манарасының үзендә төзекләндерү эшләре дәвам итә. Аларны 2027 елның 30 августына тәмамларга ниятлиләр.
Видеода - алтын айның яңадан балкый башлавына сәбәпче булган осталарның гаять нечкә, сабырлык сорый торган хезмәтеннән мизгелләр.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев