Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
https://ok.ru/video/14228231819571
04.04.
Сынган беләзек/ Сломанный браслет Р.Сәгъди.
2003 елның апрель аенда зур клубта Рәдиф Сәгъдиевның «Сынган беләзек» спектакле куелды. Рольләрне башкарган үзэшчән артистарыбызның күбесе бакыйлыкка күчте. Урыннары оҗмахта, яткан урыннары йомшак, гүрләре якты булсын! Видеоның сыйфаты бик яхшы булмаса да карарга була.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5
Син төрле елларда шулхәтле истәлекле бик күп видеолар төшереп, күп фотографияләр җыйнап, алардан бик матур һәм эчтәлекле җырлы видеолар ясап, аларны системалап, туплап, саклап, авылыбызның берничә буын кешеләре өчен бик кадерле хатирәләр архивы булдыргансың. Искиткеч зур хезмәт, тырышлык, вакыт салып, туган авылыбыз кешеләрен, гаиләләрен, авылыбызда уздырылган күпме очрашуларны, мөһим вакыйгаларны яктыртып, үткәннәрне саклауга бик зур өлешеңне керткәнсең, кертәсең. Син ясаган видеолар, туплаган фотография архивлары безнең буынга әби-бабаларыбыз буынын да, әти-әниләребез буынын да сагынып искә алырга, хәтердә якты үткәннәрне барларга ярдәм итә. Безнең буын гына да түгел, балаларыбыз буыны да, аннан оныкларыбыз буыны да рәхмәтләр белән карарлар дип ышанасы килә син ясаган матур видеоларны. Шулардан чыгып, авылдашларыбыз өчен буыннар элемтәсен саклау эшендә синең шәхси өлешең бик зур диясе килә. Ә авылыбыздан читтә гомер итүчеләр өчен туган авылыб...ЕщёБик зур рәхмәт, Гүзәлия буындаш, авылдаш!
Син төрле елларда шулхәтле истәлекле бик күп видеолар төшереп, күп фотографияләр җыйнап, алардан бик матур һәм эчтәлекле җырлы видеолар ясап, аларны системалап, туплап, саклап, авылыбызның берничә буын кешеләре өчен бик кадерле хатирәләр архивы булдыргансың. Искиткеч зур хезмәт, тырышлык, вакыт салып, туган авылыбыз кешеләрен, гаиләләрен, авылыбызда уздырылган күпме очрашуларны, мөһим вакыйгаларны яктыртып, үткәннәрне саклауга бик зур өлешеңне керткәнсең, кертәсең. Син ясаган видеолар, туплаган фотография архивлары безнең буынга әби-бабаларыбыз буынын да, әти-әниләребез буынын да сагынып искә алырга, хәтердә якты үткәннәрне барларга ярдәм итә. Безнең буын гына да түгел, балаларыбыз буыны да, аннан оныкларыбыз буыны да рәхмәтләр белән карарлар дип ышанасы килә син ясаган матур видеоларны. Шулардан чыгып, авылдашларыбыз өчен буыннар элемтәсен саклау эшендә синең шәхси өлешең бик зур диясе килә. Ә авылыбыздан читтә гомер итүчеләр өчен туган авылыбыз тормышыннан кадерле хәбәрләр, сәламнәр саклана син ясаган фотографияләрдә, видеоларда. Авылыбызда шулай эшенә бирелеп хезмәт куючы синең кебек кеше булганга күңел шатлана.
Сәламәтлек, иминлек, озын гомер, гаилә парыгыз тигезлеге, бала-оныкларыгыз шатлыклары, бәрәкәтле тормышлар, якты киләчәкләр телибез сиңа һәм якыннарыңа бар рәхмәтле авылдашлар исеменнән!
Син бик зур МОЛОДЕЦ!
Бик зур рәхмәт сиңа әти-әниләребезнең, якын күршеләребезнең якты истәлекләрен саклаганың һәм бүлешкәнең өчен.
Рәхәтләнеп карадым.
Әти-әниләребез шулхәтле җитди карыйлар иде үткәргән репетицияләрегезгә дә, сәхнәгә менәр мөмкинчелекләренә бик сөенәләр иде. Аларның булмышыннан да кебек тоелды эчтәлегендәге рольләре. Олыгайган чорларында үзләрен кирәк итеп тою да мөһим булгандыр алар өчен.
Бик зур рәхмәт бу спектакльне әзерләүдә катнашучыларга барыгызга да.
Гомерле булыгыз, шатлыкларда яшәгез.