Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Көз һаман да матурлыгы белән аптырата безне, әйме. Бүген дөнья ап- ак булган да куйган…
Кышны бүген иртән иртүк
Көз чакырды кунакка.
Булсын, әйдә, күңеле дип,
Җирне буяды акка.
Буяды ул агачларны,
Капкаларны, койманы...
Сорады да бик ялынып,
Үзем бирдем буявын.
Әйдә, буя рәхәтләнеп,
Сиңа буяу жәл түгел:
Бик тәртипле булдың быел,
Кояшлы булды күгең!
Алия Галимова (Ханбекова)
~~~~~~~~~~~~~~~~~~
Якты һәм җылы күңелле, йомшак һәм матур сүзле авылдашыбыз Алия апа Хөрмәтулловнадан сәламнәрне көтеп алабыз, килгән һәрберсенә шатланабыз. Ул үзендә генә яктылык-җылылык сакламый, безне дә тормыш үәрәмәсеннән туктап күккә багып, тирә-юньгә карап бер ара тынып калып уйланырга этәрә.
Гомерле булыгыз, Алия апаааааууу!
❤️

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 8
Гомерле, имин, тигез, сәламәт булыгыз, безгә бар яклап үрнәк булып, күңел рухы өстәп яшәгез гел шулай!