Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Кичләр керә, алма исе аңкып,
Кояш чумып бара аллыкка.
Кемдер җанын кочагына алып,
Йокымсырып бара, ялыккан.
Бераз суык бәргән үләннәре,
Инде җиргә ятып елышкан,
Ак томанга чумган әрәмәләр,
Калтырана чыклы юештән.
Кошлар тынган, җыры ишетелми,
Таллар, үргән чәчен туздыра,
Дулкын тавышында, ярга каккан,
Тормыш моңы гүя сузыла..
Ә табигать яши..Үзгәрми ул..
Бер нигә дә юкса карамый.
Җәй азагын гел сагышлы күреп,
Кеше генә үзен алдалый..
Әнә көмеш дулкын! Елга ерган,
Үргән чәчтән шуган, бер толым!
Ә иләктән күкләр йолдыз чәчә,
Җый аларны, әйдә суз кулың!
Көмеш ай да, күкне сөреп бара,
Көзгә буразналар ерган күк,
Томан аша саркый көмеш тамчы,
Җиргә җихан үзе тамган күк
Туган җирем..Безнең җанны кочкан!
Суык күреп, читкә этәсе?
Аллах безне бердәм кабул иткән,
Һәр мизгелен килә йотасы!!!
Ә иртәсе! Чыгып йорт алыдына,
Суык таңның сулап һавасын.
Җан уятыр таңның балкышында,
Яшәешнең ямен табасың!
-Яңгыр !-дисең..Бик еш сибәләгән.
-Аңа карап тормыш туктыймы!?
-Имеш, дисең -тагын көнне бозды!
-Әллә кинәт яшен суктымы?
Тормыш бара..- Рәхмәт якты дөньям!
Холкың була кайчак тискәре.
Җәй азагы...Күкләр йолдыз чәчә..
Кичләр сибә алма исләрен..
Рамзис Мишәр.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 23
Чөнки тормыш Аллаһының бүләге
Спасибо
Вот и лето прошло...
Дети в школу пошли...
Всем желаю здоровья...
::::::::::::::::::::::::::::::::::::::::::::::::::::