Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Ишек яптың дивар артында..
Ә шулай да күңел ирек тели,
Болыннарга тели кайтарга.
Өч атладың, яшел урман алда,
Үлән исләреннән исерткән,
Агач төпләрендә гөмбәләре,
Яңгыр үткәч, буйга күперткән
Яшел печән исен җанга салып,
Төнгә багасың да таң калып,
Ай чумганда сөт төсендә, күккә,
Йолдыз арасында чайкалып..
Салмак җилдә чикерткәләр җыры,
Яфрак шыбырдаша куакта,
Ә җаныңда татлы тынлык эри,
Тормыш шавын этеп еракка.
Бала- чакта сыман, бер эчкерсез,
Күңел очып кайткан шул чакка,
Үз куенында сөеп үстергәнен,
Туган йортың алган кочакка..
Онытылып, җан кыйнаган шәһәр,
Мәшәкатләр шуган җилкәдән,
Җаның нәк шушыны көтеп торып,
Күпме гомер сиңа җитмәгән..
Тик иртәсен..Ашыгасың юлга..
Тормыш көне тибеп артыңа,
Шәһәр тартып ала барлыгыңны
Җаның бикләп, дивар артына..
Рамзис Мишәр.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 10
Ходай үзегезне рәхмәтеннән аермасын , үзегезгә дә , якыннарыгызга да уңышлар , шатлыклар һәм барыбызга да тынычлык теләп калам !
Еракларда яшәүче мишәр кызы
Туган йорто ( исян булса) ала кочакка...