Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Кеше туйган шушы сораудан.
Кайчан килер икән тынычлыгы,
Аналарны тыеп елаудан?
Кайчан туяр икән, ач тамаклар,
Адәмнәргә кабер төзүдән?
Кайчан үлем, куеп зур чалгысын,
Туктар икән җаннар өзүдән?
Кайчан гына кеше аңлар икән,
Хәләкәткә тормыш иткәнче,
Тыяр, бер җанында үз нәфессен,
Талашларга барып җиткәнче?
Кайчан аңлар, төзү күпкә ямьле,
Ватып-җимергәнче булганын?
Ә бит һәр кешедә бер генә җан,
Кемнең соң бар, аннан туйганы?!
Рамзис Мишәр.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 6
Арта гына бара, кимеми.
Кайда акча, байлык хөкем итә,
Сугыш бетми, шайтан җиңелми.