Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
🌟 Татарыбызда бик матур гадәт – Коръән ашлары үткәрү. Бу мәҗлесләрдә имамнар үз телебездә вәгазьләр сөйләп, өйгә кунакларны чакыра. Пәйгамбәребез салләллааһү гәләйһи вә сәлләм әйткән: "Кунаклар кермәгән өйгә фәрештәләр дә керми!" Кунакларның дога кылып китүе – ул бигрәк тә кыйммәтле!
Өйдә Коръән укыла, һәм шунда фәрештәләр килә, иминлек, тынычлык, бәракәт иңә. Кунаклар белән аралашу – ул безнең бәйләнешләрне ныгыта, дуслыкны арттыра. Узган шимбәдә Гөлфира дустымның йортында коръән ашы булды, ә бу атнада Илдар чакырды – Зөлфиясенең мәрхүм булуына 2 ел була.
Хатын-кызлар өчен коръән ашларына баруның кагыйдәләре бар. Барысы да билгеләнгән вакытта килергә тиеш (иртә дә, соң да түгел). Чиста, матур киемнәр киеп бару – хөрмәт күрсәтү. Җиңнәре озын, түшләре ябык, чәчләре яулык белән капланган булу шарт. Коръәндәге «Әгъраф» сүрәсенең 26нчы аяте шуны искәртә: "Ий Адәм балалары! Без сезгә киемнәр яраттык..." Тырнакларның буялмаган булуы да – хәерле. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтмешли, озын тырнак астында шайтаннар яшиләр.
Бу кагыйдәләрне үтәмәсәң, Коръән аятлары укылган вакытта фәрештәләр керми, һәм хуҗаларның өметләре юкка чыга. Бер калак дегет бер мичкә балны пычрата. Шулай итеп, кунаклардан дога өмет иткән әрвахлар кайгыртып, каберләренә буш кайтачак. Әгәр коръән мәҗлесе кагыйдәләре үтәлсә, хуҗалар шаһит савабын ала.
Мәҗлесләр Коръән белән башлана, һәм монда фәрештәләр килә. Аллаһ сүзе сөйләнгәндә, Аллаһы Тәгалә утырган кешеләрнең гөнаһларын кичерә. Табын артында утыру тәртипләрен дә белергә кирәк. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм бисмилла әйтеп ашарга куша, алдыңдагыны гына ашарга, ди. Кыстау – оялчан кешеләр өчен бик күркәм, әмма артык булмасын.
Тамак туйганнан соң ашарга ярамый, бу гөнаһка керергә мөмкин. Мәҗлес тәмамлангач, кунакларга ризыклар күчтәнәч итеп бирелә, һәм хуҗа әйтмәсә, алмау хәерле.
Һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Мәҗлеснең вакытын чамаларга кирәк – озак утырмаска. Үз вакытында китәргә белергә дә кирәк.
Укыткан корьәннәребез, кылган догаларыбыз, теләгән теләкләребез Аллаһ тарафыннан кабул булсын! А сез коръән ашларына еш йөрисезме? 🤔
(интернет и селтаренан)

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4
Бик дорес язылган, кайбер хатынныр буялып киляляр эмэнь туйга.