Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Яңа яуган карлар сарыган.
Җилдән арыган табигать тә, оеп —
Таңда йокысына тарыган.
Ак аклыкка күмеп тирә- якны,
Уйный карлар... Очкан бөртекләр —
Керфегемә кунып тамчы булып,
Иренемә тама эрепләр...
Җемелдәгән ак кар арасыннан,
Көз төсләрен күреп таң калам!
Ак сафлыкка шулай соклануым —
Күңелемдәге хисләргә салам!
Көзнең кары - хисләр уятамы,
Йөрәк түремдәген, асылын?
Ак карлардан - ак кәгазгә күчә,
Ак хисләре алтын фасылның!
Раушания Сафина
#шигырьләр#татарча
#яңакарлар#явакарлар
#көз#кыш

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев