Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Вафа абзыйның «борчак сибәргә» осталыгы турында әйтеп киткән идем инде. Бу киң җилкәле, озын буйлы, аксыл чырайлы абзый — дөньяны күп күргән кеше. Сүзгә кыстатмый, берәр сорау бирүче булса, бик тәфсилләп, тәмләп сөйли белә торган иде. Әллә нинди чигенешләр ясап, матур итеп сөйли башласа, авызына гына каратып тота. Инде зур дикъкать белән тыңлап торганны күргәч, теленә «борчак» эләккәнен үзе дә сизми кала.
Минем әти белән алар кышкы озын кичләрдә, әллә кайчангыларны искә төшереп, озак-озак сөйләшеп утыралар.
Бервакыт Вафа абзый үзенең кайчандыр Урта Азияләрдә мулла булып никах укып йөргәнен сөйләп утыра. Анда аны — галим кешене өрмәгән урынга да утыртмаганнар, имеш. Ул шулхәтле «почетта» булган, җирле ир-ат көнләшүдән үлә язган. Әти шунда Вафа абыйдан кинәт кенә сорап куйды:
— Кара әле, Вафа абый, син бит мәдрәсәләрдә укымагансың. Догаларны да ярты-йорты гына беләсең шикелле. Ничек соң ул алай андагы халык сине «тәкъсир», «хәзрәт» дип кенә йөртте?
— Соң бит, Хәсән, мин ярты-йорты гына белсәм, алар анда үзләре чирек-чорты гына белә ләбаса.
Икесе тиң сәке такталарын шыгырдатып, кычкырып көлүдән, түшәмгә эленгән җиделе лампа калтырана башлый.
Вафа абый «борчакны» чамасыз кыздыра башлагач, әтинең йөзенә елмаю куна. Юк, ул аны бүлдерми, җай чыкканын көтә. Әти белә, Вафа абыйның бер гадәте бар. Ул сөйли-сөйли дә тыңлаучыга мөрәҗәгать итә:
— Дөресме, Хәсән?
Әти көттерми, ярып сала:
— Яртысы дөрес.
Икесе дә күзләреннән яшь килгәнче көләләр дә, сүз янә дәвам итә.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев