Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
🏡Чистай районының Бахта авылыннан Светлана Малышева кабак согы рецепты белән уртаклашты.
🎃Кабак — файдалы матдәләргә бик бай. Бу яшелчәләрдә тәнебез өчен кирәкле матдәләрнең – фосфор, кремний тозлары, бакыр булуы да билгеле. Ул бик күп ашамлыклар әзерләү өчен уңайлы үсемлек: кабак бөккәне, бәлеш пешерергә була, согы да бик файдалы. Светлана Малышева кабак согы рецептын әйтте👇
✅Кирәк булачак продуктлар (2 өлеш өчен):
кабак — 7 кг;
салкын су;
апельсин — 8 дана;
шикәр — 1,5 кг.
Әзерләү тәртибе:
✅Кабакны чистартып, кечкенә кисәкләргә бүләм. Кәстрүлгә тутырып, кабак күмелгәнче салкын су салабыз.
🍊Шул арада апельсинны урталай бүлеп, согын сыгабыз һәм кабыклары белән бергә суга салабыз.
👩🍳Кабак пешкәч, апельсиннарны җыеп алабыз. Аларны аз гына суыткач, блендер белән изәбез.
Шикәр салып, кайнап чыкканчы тотабыз.
Кайнаганнан соң лимон кислотасы салабыз, банкаларга тутырабыз һәм стерильләштерәбез.
🥤Нәтиҗәдә — кабакның үз тәме белән апельсин ноты аралашкан, бик тәмле һәм файдалы эчемлек килеп чыга.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев