Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Г.Макаровның «Яңгыра, керәшен җыруы» китабыннан алынды👇
Кемнәр кубыз тарта икән Кашкатау буйларында,
Сайраган сандугач кеүек, сез генә уйларымда.
Кулга тотып тустыганның аллы-гөллесен генә,
Каршылап сезгә җырлыйбыз, безнең истә сез генә.
Чуптарлап чиккән бистәрләр төс булыр дип бирәбез,
Сез кадерле туганнарны без җан атып сөйәбез.
Күгәрченнәр җыйылалар берләшеп гөрләшергә,
Без дә шулай җыйылышыйк туйганчы гөрләшергә.
Безнең түштә талир тәнкә, бары чынкый көмешлек,
Туганнарыбыз килгәчен сөйөнмичә нишлиек.
Ишекләрдән керүегез, җылмайып көлүегез,
Безнең өчен бик зур бәхет бергә күрешүебез.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев