Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
📨Укучының җылы эчтәлекле хатлары һәм иҗат белән бизәлгән посылкасы — алгы сызыктагы сугышчыларны чын кайгырту билгесе.
🏡Зәй районының Югары Мәлем мәктәбендә гади укучылар гына түгел, ә зур йөрәкле, илебезнең чын патриотлары белем ала. Аларның берсе – 7нче класс укучысы Любовь Баринова.
✍️Һәр көнне Люба сугышчыларыбызга хатлар яза. Ул солдатлар аларны туган якта сагынуларын, яратуларын һәм көтүләрен белсеннәр, хатлары аларга җиңүгә көч бирсен өчен җылы, эчкерсез сүзләр сайлый.
📦Ә 10 ноябрьдә Люба тагын бер үрнәк адым ясады: ул мәктәпкә солдатлар өчен кирәкле әйберләрне алып килде. Аның тырышып җыйган җыелмасында чәй, ярмалар, җылы оекбашлар һәм перчаткалар, гигиена чаралары һәм тагын бик күп нәрсәләр бар.
😍Кыз боларның барысын да үз куллары белән бизәде: посылка исемле, җылы һәм күңелгә ятышлы килеп чыкты. Люба җыйган посылка волонтерлар аша махсус хәрби операциядә илебез иминлеген саклаучы солдатларга җибәреләчәк.
🙏Һәрбер шундый посылка артында гади әйберләр генә түгел, ә безнең тыныч күк йөзебезне саклаучыларны чын кайгырту, игътибар һәм ышаныч тора. Балаларча эчкерсезлек беркемне дә битараф калдырмый: Любага карап, башка балалар да игелекле эшләрдә катнашырга телиләр.
✍️Зәй-информ
📸Фото мәктәптән

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев