Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
✔️Борщ сөякле ит озак кайнаган шулпада аеруча тәмле була.
✔️Суган белән кишерне кыздырып, алар өстенә 1-2 аш калагы томат пастасы салыгыз.
✔️Чөгендерне вак угычта уыгыз, алай иткәндә суты күбрәк бүленә, төсе дә яхшы чыга.
✔️Уылган чөгендерне табага аз гына май салып башта кыздырып алыгыз, аннары шулпа өстәп, капкачын каплап, әзер булганчы томалап пешерегеч.
✔️Чөгендерне шулпага барлык яшелчәләрдән — кәбестә, кишер, суган, бәрәңгедән соң салырга кирәк.
✔️Чөгендер бәрәңге күләмендә булса тәмле.
✔️Чөгендер салыр алдыннан, шулпага 1-2 аш калагы лимон суты яки 1 аш калагы аш серкәсе салыгыз.
✔️Аш пешеп чыгарга 10 минут кала төелгән борыч, вакланган сарымсак, аз гына шикәр комы салып җибәрегез.
📸«Туганайлар»

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев