Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
👗Кайбыч ягында элгәре киелгән милли киемнәр шушы якка гына хас булып, Татарстанның башка районнарындагы карендәшләребез киемнәреннән аерылып торган.
Элгәре әни-әбиләре кигән милли киемнәр турында безгә Хуҗа Хәсәннән Ольга түти Боярина язды:👇
💬«Бәләкәй чакта ук әби-әниләрнең керәшен киемнәренә сокланып карый идем. Бик килешеп тора иде ул киемнәр безнең әниләребезгә. Ә хәзер бу киемнәрне без истәлек итеп, кадерләп саклыйбыз. Төрле бәйгеләрдә, чаралар үткәргәндә һәм бәйрәм концертларына киябез. Милли киемнәрнең төсен югалтмыйбыз, элгәреге байлыгыбызны онытмыйбыз, яшь буынга да күрсәтәбез дигән максатта кулланабыз.
❤Бу киемнәрне киеп төрле гореф-гадәтләрне искә төшерәбез, яшьләр белән бергәләп кичке уен — Питрау, Май чабу, Рождествоны бәйрәм итәбез. Авылыбыз халкы милли киемнәрен югалтмый, яшь буынга мирас итеп, музейларга тапшыра, анда саклана».
📸Ольга Боярина.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев