Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
*СОҢЛАУ.*
Гомерем үтте кеше күңелен күреп,
Ә үземә вакыт җитмәде.
,,Эшем бетсен, өлгерермен”, дидем,
Ә эш һаман, һаман бетмәде.
Эшем бетте, ахры, тынычландым,
Әммә рәт тә бетте бугай шул.
Үз күңелемне күрер вакыт җитте,
Ләкин булмый, булмый бугай шул.
Авыртмаган тән-әгъзам юк ,
Уклар кадый бөергә.
Әйтерсең эчтә җен-пәриләр,
Тотынганнар биергә.
Хәтер сандыгым саеккан,
Ахры, чүп-чар белән тулган.
Кая барганны онытып,
Борылам ярты юлдан.
Башның фәрманы уңга,
Аяклар китә сулга.
Ут алырга уйлый башым,
Ә куллар керә суга.
Һич килешеп яшәмиләр,
Аңламыйлар бер-берсен.
Баш бер-бер эш уйласа,
Куллар эшли киресен.
Бүген эшлисе эшләрнең,
Күбесе иртәгәгә кала.
,,Иртәгә" эшлисе эшләр,
Көннән-көн арта бара.
Күрешеп хәл сораганнарга:
,,Әйбәт - димен, мин - исән".
Кемнәр, ничек ярдәм итәр?
,,Авыр" - диеп башым исәм.
Яшәп калыйк,
Шыгырдаган агач озак яши.
Шартлап сына, ава тазасы.
Беркем белми якты дөньялардан,
Кем китәсен, кемнең каласын.
Яшәгәндә шаулап яшик, дуслар!
Шыгыр-шыгыр килеп булса да.
Авыр сүзләр, берүк, әйтешмәек,
Күңелләргә ачу тулса да.
,,Яхшы сүз - ул җан азыгы“, диләр,
Ә яман сүз - күңел ярасы.
Җир йөзендә без яшәгән вакыт,
Бер күз ачып - йому арасы.
Шул кыска гына гомерне,
Уздырмыйк ямьсезләшеп.
Шатланып яшик дөньяда,
Үзара ярдәмләшеп!
,,Гомер уза" - диләр, алай түгел,
Без узабыз гомер юлыннан.
Барыр юлыбызның очы-кырые юк,
Бик тә еракларга сузылган.
Кемдер олы юлдан атлый,
Кемдер сукмактан бара.
Кайсысыннан атласаң да,
Барыбер шул ук ара.
Тар сукмак - ялгызлар өчен,
Олы юл - бердәмнәргә.
Дус-ишләрнең, туганнарның,
Кадерен белгәннәргә.
Уфтанып һәм дә үкенеп,
Тормас өчен соңыннан.
Бердәм булып, ярдәмләшеп,
Атлыйк гомер юлыннан!
Авторын белмим

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1