1913-1914 г.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1
2. 16.01.1914 ел. Мәһәр мөсәмма 150 сум.
Салагыш авылының типтәр Мөхәммәд(гәрәй) Мөхәммәдгали улының кызы Сәрвиямал никахландырылды бер булысның Кичкутан авылының Гизәтулла Фәтхулла улына, һәр икесенең әүвәл никахлары. Кыз тарафыннан әткәсе Мөхәммәдгәрәй Мөхәммәдгали улы галәмәт, тамга, кияүнең вәкил атасы Фәтхулла Габдулла улы галәмәт, тамга. Никахның шаһидлары гакыйдның ризалык шаһидлары: Әхмәдсиддыйк Хәбибулла улы, тамга, 2 нче Мулламөхәммәд Мөхәммәдфазлый улы.
Мәзкүр имам гакыйд килдырыб никах укыдым имам Сәгид бән Гайнулла Нәзиров.
Никах.
8. 05.11.1914 ел. Мәһәр мөсәмма 100 сум көмеш.
Балтач авылының Ногман кызы Мәдхиҗамал никахландырылды Кичкутан авылының Хуҗахмәд Шәйхеләхмәд улына, һәр икесенең әүвәл никахы, кыз 20 яшендә, кияү Хуҗахмәд 24 яшендә. Кыз тарафыннан атасы Ногман вәкил булды, кияү тарафыннан вәкил булды Әхмәдвәли Мөхәммәдвәли улы . Зәүҗәен шаһидлары: Мөхәммәдлатиф Тимергали улы, сани Сөләйман Ногман улы. Егет тарафыннан: Гимадетдин Низаметдин улы, сани(икенче)...ЕщёНиках.
2. 16.01.1914 ел. Мәһәр мөсәмма 150 сум.
Салагыш авылының типтәр Мөхәммәд(гәрәй) Мөхәммәдгали улының кызы Сәрвиямал никахландырылды бер булысның Кичкутан авылының Гизәтулла Фәтхулла улына, һәр икесенең әүвәл никахлары. Кыз тарафыннан әткәсе Мөхәммәдгәрәй Мөхәммәдгали улы галәмәт, тамга, кияүнең вәкил атасы Фәтхулла Габдулла улы галәмәт, тамга. Никахның шаһидлары гакыйдның ризалык шаһидлары: Әхмәдсиддыйк Хәбибулла улы, тамга, 2 нче Мулламөхәммәд Мөхәммәдфазлый улы.
Мәзкүр имам гакыйд килдырыб никах укыдым имам Сәгид бән Гайнулла Нәзиров.
Никах.
8. 05.11.1914 ел. Мәһәр мөсәмма 100 сум көмеш.
Балтач авылының Ногман кызы Мәдхиҗамал никахландырылды Кичкутан авылының Хуҗахмәд Шәйхеләхмәд улына, һәр икесенең әүвәл никахы, кыз 20 яшендә, кияү Хуҗахмәд 24 яшендә. Кыз тарафыннан атасы Ногман вәкил булды, кияү тарафыннан вәкил булды Әхмәдвәли Мөхәммәдвәли улы . Зәүҗәен шаһидлары: Мөхәммәдлатиф Тимергали улы, сани Сөләйман Ногман улы. Егет тарафыннан: Гимадетдин Низаметдин улы, сани(икенче) Гатаулла Һибәтулла улы.
Имам хатиб Әхмәдхәлим мулла Габделсатар улы(иск. Балтанов).
Никах.
06.01.1913 ел. Мәһәр мөсәмма 100 сум көмеш.
Балтач авылының Нурмөхәммәд кызы Нурҗиһан никахландырылды Тимербай Габделваһид улына(Кичкутан авылының), һәр икесенең әүвәл никахлары. Нурҗиһан 22 яшендә, ир 33 яшендә. Кыз тарафыннан вәли вәкил булды Гали Нурмөхәммәд улы тамгам салдым, кияү тарафыннан вәкил Гөбәйдулла Мөхәммәдсадыйк улы тамгам салдым. Кыз тарафыннан шаһидлары: Гирфанетдин Гилаҗетдин улы, сани Муллаәхмәд Зинур улы, егет шаһидлары: Гимадетдин Низаметдин улы, сани Нуретдин Гимадетдин улы.
Имам хатиб вә мөгаллим Әхмәдхәлим мулла Габделсатар улы улы гакыйд килдырды.