Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Оялгандай урман, яфрак алсулана..
Кошлар җыры тынып калганнар,
Көн-аралаш болыт, яңгыр сибә,
Күз күремен каплый, томаннар.
Кипкән үләннәрдә, тамчы- тамчы,
Энҗе тезгән сыман чыклары.
Шул ук урман, кинәт алышынып,
Куркыныч төш күреп йоклавы.
Саташкандай төштә, нидер коеп,
Җиргә күркә төшеп шыкылдый,
Ак түшәген көтеп, кышлар ябар,
Кыбырсына бугай, хыялый.
Адәм генә, һаман тынгы белми..
Кайда тыныч яшәп, гәп кору?!
Ничәнче ел инде, илдә сугыш бара,
Үлем, әфат..Бара җан кыру..
Көзге кырда ята.. кеше мәетләре,
Җаннар ашап йота җир куены.
Ә күк елый..йөзгә болыт каплап,
Бер туктаусыз.. нигә күк елый?
Оялгандай урман, яфрак алсуланган
Йөз яшереп, тынып калгандай.
Тормыш бирер ирләр, мәет булып ята,
Дәүләт сөйли, шөхрәт алгандай..
Рамзис Мишәр.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев