Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Сагыш белән сулап, исемеңне,
Төш аралаш, төндә саташып,
-Хәтерлисең ?Хисләр ургый иде,
Елый иде тынлык..адашып..
Ә таңнарда, гел көрсенеп калган,
Көзләр каккан чакта җилкәңә,
Уйлар исә, ычкынгандай бәйдән,
Бераз гына җанны җибәрә..
Кемдер савыт саба шалтыратып,
Ватылдымы? Әллә ни түкте..
-Бәхетлегә булсын! Чүпкә атып.
Үткәненең, ябар ул битен..
Тик алай да, өмет соңлап сүнәр,
Кабатланмас башка үткәнең.
Яраткансың шундый..Җан өзелеп..
Хәтер саклар язмыш үпкәнен.
Тир тамчысы, кинәт күзең каплап,
Тәнең, назлы хистән калтырар,
Пышылдый күк:-Мин яшимен әле!!
Шәүлә, яшен сыман ялтырап..
Хәтер тоеп җанда, аның чагылышын,
Моңсу көзләр, җырдай көйләгән.
Юк!! Башканы ул һич ярата алмас!!
Берне яратырга өйрәнгән..
Пышылдарсың, аның исемен кабат,
Кош тапкандай кунар оясын,
Кинәт шуннан, яшәр көчең алып,
Тормыш тәмен, җанда тоясың..

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев