Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Аның бар җире дә урынында! Яши белә Фәзинә! Илдарны яратуын да туктаусыз кабатлап, ирне мактап кына тора! Теле чибәрнең үзе чибәр дигәндәй, татлы теле белән алдыра Фәзинә! Җанашының бәхетле-уңышлы тормышында хыялында үзен дә күреп, Илдар Хәзинәсе-Фәзинәсе янына ашыкты. Егерме ел яшәгән хатыны Фирүзә белән аңлашып торуны кирәк санамады – аның бәхетле тормышында күз яшьләренә, ызгыш-талашка урын юк! Йокы бүлмәсендәге тумбочкада кош теледәй генә хат калдырды: "Мин синнән китәм! Эзләмә!"
Юл чемоданнарын күтәреп Уфага килеп төшкән Илдар Фәзинәгә сюрприз ясарга булды. Белми торсын әле Илдарының киләсен! Болай кызыклырак та булачак! Графигы буенча сөйкемлесе бүген эштә булырга тиеш. Кеше алдында кочаклап ук алмас алуын. Шулай да... Татлы хыялларына бирелгән Илдар автовокзалдан туп-туры тимер юл вокзалына юнәлде. Авыр чемоданнарын сөйри-сөйри, мең михнәт белән таныш тәрәзә катына килеп басты. Бәхеткә, касса янында билет алучылар күренмәде. Үз эше белән мәшгуль булып утырган Фәзинә башын күтәреп караса, алдында юл сумкаларын күтәргән Илдар басып тормасынмы! Фәзинәнең кысык күзләре алмадай түгәрәкләнде! Сәлам бирергә дә онытып, Фәзинә кызыксынды: "Илдар, синме бу?! Кая китеп барышың болай?" Җанашын шаккаттыра алуына бик тә канәгать калган Илдар, утыз ике теше белән елмаеп, тәрәзәгә башын тыкты: "Сине сагынып килдем, кадерлем! Яши алмыйм синнән башка! Бөтенләйгә килдем!" Фәзинә, колагыма ялгыш ишетеләме дигәндәй, күзләрен челт-челт йомгалады, аннары ачык кызыл төскә буялган калын иреннәре елмаюга җәелде. Гаҗәпсенеп елмаю арты хихылдап көлү ишетелде. Тыела алмыйча, Фәзинә буылып көлде дә көлде. Елау белән бетмәсә, көлүдән яхшы нәрсә юк – Илдар да башта аңа кушылды. Тик ул Фәзинәнең болай тыела алмыйча көлүенә сәерсенде. Бармагын төртеп аннан көлә түгелме соң бу Фәзинә?! Бер мизгел сүз куша алмый утыргач, хатын телгә килде: "Ә мин сине гомерем буена көтәрмен дидеңме әллә? Минем тормышка чыгуыма атнадан артык! Мин чакырганда кайда идең?" Инде Илдар үз колакларына үзе ышанмады. "Фәзинә, ни сөйлисең син? Фәзинә..." Бите-башы тирләп чыккан, югалып калган иргә каравы кызганыч иде. Тычканга үлем, мәчегә көлке. Илдарның артына берничә юлчы килеп басты һәм ашыктыра башлады. Фәзинә исә мыскыллап көлүеннән туктады һәм җитди төс белән сүзен җөпләде: "Соңга калган пассажир, сезнең поездыгыз китте! Миңа эшләргә комачауламагыз!"
Эшсез-фатирсыз, гаиләсез калган Илдар чемоданнарын сөйрәп урамга чыкты да утыргычка барып утырды. Кая барырга, ни кылырга – бахырның башы эшләмәде. Дүрт ел буена Фәзинә үзе чакырганга килде бит ул! Аның өчен эшен, гаиләсен ташлады! Хатын-кызның мәкерлелеге турында чат саен ишетеп тора иде. Үзе шул хәйлә тозагына килеп кабармын дип бервакытта да башына килмәде. Берәү кеше ялгышын күреп өйрәнә, берәү үзе ялгыша-ялгыша өйрәнә. Менә сиңа Уфа! Менә сиңа шәһәрнең матур тормышы! Менә сиңа заманча яши белгән матур хатын! Менә сиңа мәхәббәт! Килеп кермәс борын артыңа типсеннәр әле, чакыра торып! Бу хәтле ахмаклыкны үзеннән көтмәгән иде Илдар! Акылга йөз яшькә хәтле өйрәнәләр – хак икән! Кемгә ышанып чыгып китте бит! Шул татлы телгә ахмакларча ышанды! Ялганчының арканы белән коега төшмә – шул килеп чыкты инде! Гомер иткән хатынын, фатирын, балаларын ташлады! Хатыны, балалары – алар булган икән бит чын хәзинә! Исәр үзе атланган ботакны үзе кисәр дигәндәй. Берәр туганына киңәш итүне дә кирәк санамады, ичмаса! Ашыккан соңга кала – Илдар турында әйткәннәрдер инде. Синең поездың китте, соңладың, пассажир, дип мыскыллап көлә бит әле! Кешедән көлмәк, үзеңә килмәк булмагае! Гөберле бака! Әллә кем булган! Борынын чөйгән абынмый калмас әле! Сөйкемсез сөяк Фирүзәсе иң сөйкемле, иң чибәр, иң күркәм холыклы булып тоелды Илдарга бу минутта. Бәлки соң түгелдер? Бәлки Фирүзәсе тинтәк ирен гафу итәр? Ни дисәң дә, алар егерме елга якын бергә бит! Илдарның калтыранган бармаклары хатынының телефон номерын җыйды: "Фирүзәм, дим, кадерлем... Мин шаярттым гына бит..."

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев