Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА
Эштән азат итү гаризасына Хуҗа тиз генә уңай имза куйгач, Илдар хәтта бераз югалып та калды. Закон буенча ике атна эшләргә калдырмавы да әз-мәз күңелен кырып алды. Үзен эшендә бик тә кирәкле, алыштырып булмаслык кадерле кадр санап йөргән булуы акланмады да кебек. Җитәкченең машина йөртүчесе − ул аның уң кулы гына түгел, уң аягы да, уң колагы да, уң күзе дә. Чөнки Хуҗа йөргән күп кенә җиргә йөри, ул ишеткән шактый гына мәгълүматны ишетә, башкалар күрмәгәнне күрә... Илдарның да үзенең Хуҗага бик тә кирәклегенә иманы камил иде. Ялыну кебек түбәнлеккә төшмәсә дә, җитәкче, гаризаны укыгач, гадәттәгечә кашын җыерыр, син нәрсә, Әхмәдуллин, мине ташларга булдыңмыни, яхшы Хуҗа таптыңмыни, дияр, калырга үгетләр кебек иде. Болар урынына Хуҗа гаризага күз генә ташлады, алай икән, дип, саран гына елмайды, сырлап-сырлап имзасын куйды да Илдарны кадрлар бүлегенә озатты. Әйтерсең дә шоферының гариза тотып кергәнен көтеп кенә торган! Менә тугры эттәй хезмәт ит аңа уналты ел буена, ялың-бәйрәмең белән исәпләшмичә! Кысыр бер рәхмәт тә юк, ичмасам! Әллә уртак серләре халыкка тишелер дип куркуымы? Хуҗа турында Илдар күп кенә белә инде анысы. Тик ашаган табагына кем төкерсен дә, кем артыгын сөйләп йөрсен? Иләктә су тормый, ахмакта сүз тормый – анысын гына белә Илдар. Аннары, ике атна эшләргә мөмкинчелек бирмәве Илдар өчен бераз җайсызлык та тудырды әле. Шушы ике атна эчендә "тегендә" эшләр барып чыкмаса, монда калырга булыр иде. Ә болай барысын да тиз арада хәл итәргә туры киләчәк!
Ирнең эшеннән китүе дә, гаиләсе белән арасын өзүе дә әлеге дә баягы шул "тегендә" ашкынуыннан иде, әлбәттә. Кадерледән дә кадерле, назлыдан да назлы Фәзинәсен болай да дүрт елдан артык көттерде. Бер кичеккән эш илле елга кала, дигәнннәр. Күпме кичектерергә була?! Хәзинә-Фәзинә, Илдарны беренче күрүдән башлап, Уфага үзенә яшәргә чакыра: "Матурым, кил генә! Күпләр көнләшерлек итеп яшәп китәчәкбез! Фатирым бар. Комачауларга балам-мазарым юк. Килсәң, менә дигән эш табачакмын!" Соңгы арада хәтта бераз үпкәләде дә кебек, шалтыратмый да башлады. Ярый, Илдары май кояшы кебек елмаеп килеп керсә, үпкәсе тиз таралыр! Теләсәң, морадыңа ирешерсең! Менә бит, сөйгәне белән кавышырга теләгәч, Илдар барлык киртәләрне җиңә ала! Килешле генә түгәрәк гәүдәле, тулы күкрәкле, арт саннары уйнап торган мондый татлы хәзинә барысына да эләгә дисеңмени әле?! Эше дә начар түгел – тимер юл кассасында билет сата. Үзе әйтмешли, аның анда барысы да "схвачено"! Хуҗа белән Уфага командировкаларга килгәндә Илдар әз назланмады инде иркә Фәзинә-Хәзинәдә. Исең китәр, дүрт ел үтеп тә киткән! Гомер үтеп китүе дә сизелми калыр! Илледә-алтмышта, комы коелгач, кемгә кирәге калыр аның?! Район үзәгеннән ары яшәмәгән Илдарның да Уфа хәтле Уфаларда яшәргә хакы бардыр! Бераз гына үзе өчен яшәргә! Болай да ярты гомере балалар үстерүгә китте. Кызы белән улы үсеп килә, аңларлар. Ә Фирүзәсе өчен Илдар күптән ояла. Ни кешечә киенә, ни бизәнә, ни кеше алдында үзен тота белми аның хатыны. Кыскасы, заманадан артта кала! Хуҗа белән күп кенә җирләргә йөрергә туры килә, теләсәң-теләмәсәң дә күп кенә хатын-кызларга күз төшә. Әлбәттә, ир-атның карашы үзен тәрбияли, киенә белгән зәвыклы хатын-кызда туктый. Хуҗа тирәсендә сырпаланган чибәркәйләрне генә ал! Ат күрдем дип, аксап барма, су күрдем дип, сусап барма − анысы да бар да бит. Шулай да, яхшымы-яманмы, Хуҗадан күп кенә нәрсәгә өйрәнде инде Илдар, яшерен-батырын түгел. Әнә, авылдан атасының иске кәчтүмен киеп чыгып киткән Илдар ничек үзгәрде! Бер яктан ыспайлыкка Хуҗадан өйрәнсә, икенче яктан замана өйрәтә. Фирүзә генә заманадан артта кала. Һаман да шул балаларга, иргә дип юньләп ни өстен-башын карамый, ни төзәнә-бизәнә белми. Эшендә, балалар бакчасында ак халаттан башы чыкмаса, өйдә ситсы күлмәктән ары китми. Аннары, мәхәббәттә дә берни аңламый аның Фирүзәсе! Яратам, дип, кайчан әйткәне дә онытылды. Йорт эшенә, аш-суга оста инде осталыгын. Ресторан нигъмәтләре бер якта торсын. Тик ашказаны аша гына ирне тотып буламыни?

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев