Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
«Кая барыр дисең, — диде кешеләр, артык исләре китмичә, — йөрер-йөрер дә кайтыр... Беткән кеше инде ул...»
Берничә ай үткәч, безгә дә әйтеп тормыйча, җиңгәм дә читкә чыгып китте. Әнә шул көннән бирле аларның кая китүләрен, ничек яшәүләрен ачык кына белүче-күрүче булмады.
Мин җиңгәмне бик ярата идем. Абыема охшатып аркамнан тупылдатып сөюе әле дә хәтеремдә. Тик ул, күпме көтсәң дә, шул китүеннән соң кире әйләнеп кайтмады.
Соңрак район үзәгеннән кайткан берәү:
— Мәхмүзә Ташкент ягына чыгып киткән икән, Гәйзулласы үлгән, — дигән хәбәр тараткан иде. Әле килеп, көтмәгәндә очрашу...
Үткәннәрне уйлап озак йөрдем мин бакчада. Уйларымның очына да, кырына да чыгарлык түгел сыман. Еллар үтү белән онытыла барган әлеге вакыйга, кабат яңарып, йөрәгемне сыкратты. Дөресрәге, ул минем өчен әле дә ирексездән дертләтеп куя торган табышмак иде.
Пароход килер вакыт җитә башлаган, пристаньга төштем. Гәйзулла абый һаман юк та юк.
Агыйдел өсте куе томанга төренгән иде. Нигәдер авылымның ап-ак булып кояшта ялтырап утырган өйләре күз алдыма килеп басты. Әйтерсең лә елга өсте безнең Алатаудан алып килгән ак балчык белән агартылган иде.
Менә Гәйзулла абый да аксый-аксый килеп җитте. Йөзе моңсу иде. Шактый картаеп киткәндәй тоелды ул миңа.
— Пароход соңлый, яр буйлап йөреп килик, — диде ул.
— Гәйзулла абый, туган якларга кайтып килсәгезче! — дидем мин, тынлыкны бозып.
Ул күңелсез генә итеп елмаеп куйды.
— Әй Фәрит дустым, үземнең дә Ташборынны кайтып бер күрәсем килә, тик минем юлларым бикле шул. Кайта алмыйм... — Шул вакыт ул кисәк җанланып китте. — Әйдә әзрәк утырып торыйк әле.
Без зәңгәрсу дулкыннарын ярга кагучы Агыйдел буендагы ташларга чүгәләдек. Елга безгә шулхәтле якын иде, дулкыннарның ташларга бәрелеп чайпалып китүеннән барлыкка килгән тамчылары битләребезгә ләйсән яңгыры булып чәчри. Шуннан гына да күңелгә рәхәтлек тойгысы тарала.
— Туган авылның ак өйләренә миннән дә сәлам әйт, — диде Гәйзулла абый. — Гомеремнән дә артык күрәм мин аны, ләкин кайта алмыйм. Мәхмүзәсез...
Мин кинәт:
— Җиңгәм, җиңгәм кайда? — дип сораганымны сизми дә калдым.
— Без шушы калада яши башладык, — дип дәвам итте Гәйзулла абый. — Бик әйбәт гомер иттек. Мин шушы эштә эшләдем. Ике малай үстердек. Тик... Үткән ел... Мине чын тормышка кайтаручы, күзләремне ачучы Мәхмүзәм... — Ул сөйли алмый туктап торды: — Әйе, мин ялгыз, ләкин йөрәгем аның өчен, Мәхмүзә өчен дә тибә, дустым. Син... авылымның ак өйләренә... берүк сәламемне тапшыр инде...
Озакламый пароход килде. Без хушлаштык. Ялгызы басып калган Гәйзулла абый, без борылышка кереп югалганчы, эшләпәсен болгады. Тиздән ул да күренмәс булды. Елга өстендә тик таш кебек аска атылган акчарлакларның гына өзлексез кычкырган тавышлары ишетелә иде.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1