Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Дүрт ел буе сугышта йөреп, дошманны үз өендә тукмаганда, инде җиңү көнен бәйрәм итәбез дип торганда гына, үлүе турында кәгазь кисәге килеп төште. Җиңгәм әнә шулай тол калды. Яңадан тормышка да чыкмады, бу турыда сүз дә кузгатмады. Тик мине генә, җае чыкканда, яратыр булып китте. Әнә шул чакларда аның күзләрендә яшь тамчылары күренә, әкрен генә өйгә керә дә, зур сандыкны ачып, саргаеп беткән кәгазьләрне актарырга керешә торган иде. Абыемнан килгән хатлар иде алар...
Сугыштан соңгы елларда атын тапсаң, камыты юк, камыты булса, арбасы ватык. Шуларны өй борынча йөреп җыя торгач, төш җиткердек. Алатауга кичен генә барып җиттек. Ак балчыкны өчәүләп казып чыгарганчы, караңгы да төште. Бүгенгә кайтмаска, шушында кунарга булдык. Гәйзулла абый учак ягып җибәрде, җиңгәм, чиләкләрнең берсен юып, чәй кайнатырга элде. Мин тирә-юньнән чыбык-чабык җыеп ташый тордым, алар, чөкердәшеп, нәрсә турындадыр сөйләштеләр. Ара-тирә җиңгәм башын чайкап көлеп җибәрә, үзен Гәйзулла абыйдан көнләшеп тә куйдым.
Җәйге төн. Күктә чекерәеп йолдызлар җемелдәшә, каенлыкта кошлар чыркылдашты. Кайдадыр якында гына ябалак ухылдый иде.
Җиңгәм арбага менеп йокларга ятты. Без Гәйзулла абый белән якындагы күбә төбенә сыендык. Әлеге ябалак ухылдавын тыңлый торгач, йокыга чумганмын. Бервакыт ниндидер ят тавышка сискәнеп уянып киттем. Карасам, янымдагы урын буш... Су шикелле ай яктысында бар тирә-як күренеп тора. Арба ягына күз төшердем.
Җиңгәмнең ярсыган тавышы ишетелде, күп тә үтмәде, нинди ният беләндер анда барган Гәйзулла абый арба өстеннән җиргә лыпылдап килеп төште:
— Сөмсез, җирбит, — дип сукранды Мәхмүзә җиңгәм, бөтен гәүдәсе белән калкынып. Үзенең дулкындай кара толымнары, таралып, бөтен иңбашына сибелгән иде.
— Мин кем? Беләсеңме?... — дип сызлану катыш масайды Гәйзулла абый. — Мин... мин утны-суны кичкән кеше...
— Карәмәтнең хакын уйлар идең, җирбит...
— Мин... мин фронтта аягымны калдырып кайттым... Сезнең бәхет өчен... — дип ыңгырашты Гәйзулла абый, күрәсең, җиргә каты барып төшкән иде, тавышында әрнү, кимсенү, гарьләнү чагылды.
Җиңгәм арбадан төште дә Гәйзулла абыйга якынлашты, аның иңбашларына кулын салды:
— Ичмасам, эчүеңне ташлар идең, юньсез! Эш тә табылыр иде үзеңә, кешелектән дә чыкмас идең.
Тегесе нигәдер көчсезләнеп, бөрешеп калгандай булды.
— Мин бит кайгыдан эчәм... Мәхмүзә, кайгыдан! — дип, кулларын бутап кычкырды ул. — Сиңа нәрсә... Синең ике аягың да бар, ә минеке... Кулларымнан эш төшә!... Хәер, хатын-кыз кайгының ни икәнен аңлый димени ул!
Мәхмүзә җиңгәм әкрен генә минем яныма килде. Уяу икәнлегемне күреп, муенымнан кочаклап алды да елап җибәрде.
— Аның аягы юк, имеш, шуңа кайгыра, шуңа эчә, ә минем Карәмәтем... Аның кебекләр бөтенләй юк шул, шуңа кайгырмыйлар... Боларына бит, шушы тормышка куанып, кешеләрчә яшәргә дә яшәргә генә кирәк.
Мәхмүзә җиңгәмнең кайнар яшьләре беләгемне пешерде. Ул бөтен гәүдәсе белән калтырана иде.
— Алмадай пешкән чагында тол калып утыру җиңел түгел ул, күгәрченнәр кебек яшисе урынга... Күр инде... Кайгыны аңламыйсың, имеш...
— Әйе, аңламыйсың! — дип, үзен-үзе онытып кычкырды Гәйзулла абый. — Ул хәзер җир актарып үкерүче ярсу арысланны хәтерләтә иде, алай гына да түгел, бөтен газаплары, кан йоттырган кичерешләре, хәсрәтләре һәм йөрәкләрне телгәләрлек әрнүләре өчен үч алучыга ныграк охшый иде бу минутта. Бөтен ачуын Мәхмүзә җиңгәмә өйде.
— Лачынның туган җиренә саесканның менә алганын кемнең күргәне бар?! Әкият бу... Кайгы әнә тегендә иде, — Гәйзулла абый култык таягын төн караңгылыгына күрсәтте, — лачыннар туган җирендә — фронтта!...
Шул вакыт җиңгәм, йөзен каплап, урыныннан торды. Күкрәгенә таралып төшкән чәч толымын кулы белән артка сирпеп җибәрде дә бөгелә-сыгыла атлар торган кибән ягына йөгерде. Мин дә, Гәйзулла абый да урыныбыздан кузгалмадык. Бераздан арба доңгырдап яныбыздан үтеп китте. Аның өстендә аягүрә баскан җиңгәм, дилбегәсе белән өзлексез селтәнә-селтәнә, атын куалый иде.
Шул вакыт Гәйзулла абыйның:...— Мәхмүзә... Мәхмүзә-ә! — дигән ялварулы тавышы төнге һаваны телде. Ул җирдән күтәрелергә итте, тик булдыра алмады, сызланып кабат чүгәргә мәҗбүр булды. Буш арба караңгылык эченә кереп югалган иде инде. Аның тавышы дала төпкеленнән әллә никадәр ишетелеп торды да бөтенләйгә тынды.
(Ахыры бар.)

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1