Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
— диде ят кеше. — Бездә урын юк, дип әйтеп тордым, тәки тыңламадылар.
Шул вакыт авылдашым кинәт үзгәреп китте. Йөзенә катылык билгесе чыкты, хәрәкәтләренә, атлауларына элекке ышаныч көче кайтты.
— Их, Фәрит дустым, менә шулай инде... Иркенләп утырып сөйләшергә дә форсат бирмәделәр, — диде ул. — Азрак көтеп утырып тор, үзем озатырмын. Ә билет ягына кайгырма, хәстәрләрбез.
Гәйзулла абый шулай диде дә ашыгып чыгып китте. Мин дә, вакыт барлыктан файдаланып, йөреп килергә дип якындагы бакчага юнәлдем. Иртәнге һава сулап туймаслык саф иде. Куе тирәкләрдә кошлар чыркылдашты, ара-тирә, алар пырхылдап очып киткәндә, яфраклардан чык тамчылары тыпырдап өстемә коелды. Ә мин әлеге очрашу тәэсиреннән һаман айный алмыйча атладым да атладым. Бая Гәйзулла абыйга биргән соравым башымнан чыкмады. Чынлап та, кайда икән хәзер Мәхмүзә җиңгәм?
Нигә соң әле Гәйзулла абый шушы исемне ишетү белән тотлыгып калды?
Гомер... Кыска булса да, истәлекләргә бай ул кеше гомере. Берәүләргә тормышның тигез, иркен юллары эләгә, ә икенчеләр тау-ташларны, юлына аркылы төшкән чытырманлыкларны ерып бара. Шуннан тормышның ямен таба алар. Әмма менә шул сукмакларда адашып китүчеләр дә очрап куя. Андыйлар соңрак туры юлга чыксалар да, үткәннәре белән генә яшиләр. Хатирәләрдә юаныч, кинәнү табалар.
Гәйзулла абый турында уйлагач, ирексездән Мәхмүзә җиңгәчине күз алдына бастырырга тырыштым. Бүгенгедәй хәтеремдә: бераз җыерчыклана башлаган йөз, эчендә ут янса да ялкынын тышка чыгармас күзләр, һәрчак кыймылдап торган иреннәр һәм күп эшләүдән бүртеп торучы каты куллар... Болар барысы да сугыш галәмәтләре. Ул да үз иңендә кайгының зурын күтәреп алып барган. Тик буй-сынында гына җиңгәмнең хатын-кызларга хас төзлеге, сөйкемлелеге сакланып калган иде. Хәер, җиңгәмнең йөзе дә тәүге карауда гына бераз йончу күренгәндер, якыннанрак танышсаң, үзе белән сөйләшсәң, утыз яшьлек бу хатын бөтенләй икенче кеше булып күз алдына баса торган иде.
Малай чакта күңелгә сеңеп калган бер вакыйга искә төште...
Безнең якта шулай ул: яз-җәй җиттеме, бөтен өйләрнең дә тышларын агартып җибәрәләр. Шомыртлар ап-ак чәчәк аткан кебек, безнең авылның өйләре тагын да матурланып китә.
Ел саен күмәкләшеп сөйләшәләр дә, яшьникле арба җигеп, авылыбыздан утыз чакрым ераклыктагы Алатауга ак балчыкка китәләр. Бу инде авыл халкы өчен сабан туе җиткәнче була торган күңел ачу гадәте иде. Балчыкны казып чыгару, аны төяп алып кайту һәм өйләрне агарту һәрвакыт нинди дә булса мәҗлес, кунакка чакырышу белән тәмамлана торган иде.
Бу юлы чират Мәхмүзә җиңгәмә чыкты. Хатын кешенең ялгызына авыр булыр дип, берничә өй аша гына яшәүче Гәйзулла абый да барырга ниятләде.
— Гарип булса да, ир кешенең ярдәме тияр әле, — диде күршеләре.
Гәйзулла абый — фронттан аягын өздереп кайткан кеше. Сугышка хәтле медицина техникумында укыган дип сөйлиләр. Соңыннан, 1941 елның көзеннән башлап, фронтта санитар булып йөргән. Аяксыз калгач, өстәвенә авыр контузия дә алгач, төшенкелеккә бирелә. Туган авылына әйләнеп кайтканнан соң да күңеле күтәрелми, киресенчә, башын эчкечелеккә сала. Аны бердәнбер көнне ишегалларында үскән каенга асылынган җиреннән көчкә коткарып калганнар. Шул көннән башлап кешеләр белән аралашмый башлаган ул, сүзсез булып киткән.
«Бүген иртән Гәйзулла елмайды, көн кояшлы булыр әле», — дип шаяртучылар да табылган, әлбәттә. Әмма кешеләрнең күбесе аның күңеле газапланганын күреп, кызганган. Гәйзулла абый кешеләрдән бөтенләй читләшкән. Канаты киселгән бөркет кебек йөри биргән...
Ак балчыкка җиңгәм мине дә үзе белән алды. Берьюлы күбрәк төяп кайтырбыз дип, ике олау барырга булдык.
— Әйдә, күреп кайт, каениш, егет булгач, үзеңне генә йөртербез, — диде ул, аркамнан сөеп. Җиңгәм һәрвакыт мине шулай ярата торган иде. Моның серен дә аңлый идем. Мин яу кырында ятып калган абыема бик нык охшаганмын. Әнием әйтмешли, нәкъ Карәмәт абыем, суйган да каплаган.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1