Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Динис БҮЛӘКОВ
1.
— Сеңелкәш, бер генә билет, Ташборынга кадәр...
— Бетте шул, — диде кассир кыз, кулларын җәеп. — Аз гына иртәрәк килсәгез... — Ул, хәлемне уртаклашырга теләгән кеше сыман, кызганып карап куйды.
— Гомеремдә бер пароходка утырып кайтырга булган идем, анда да барып чыкмады...
Касса яныннан читкәрәк китәргә дә өлгермәдем, кыз мине кире чакырып алды.
— Абый, сез кая кайтам дидегез әле?
— Ташборынга. Туган авылым Ташборынга ялга кайтып барам.
— Ташборын, Таш-борын... һм... Ни, абый, әз генә көтеп торыгыз әле, мин хәзер! — Ул, иңбашына шәлен бөркәнебрәк, җәһәт кенә чыгып китте.
Шактый югалып торганнан соң гына, ул бүлмәдә яңадан күренде. Бу юлы, миңа якын ук килеп:
— Дежурныйга керегез әле, ул сезне көтә, — дип әйтте дә серле генә елмайды. Йөзендә, зур яхшылык эшләгән кешенекедәй, канәгатьлек билгесе чагыла иде.
Мин үзем дә сизмәстән иңбашларымны селкеттем, «Белмим, эш барып чыгармы» дигән кыяфәт белән ишеккә юнәлдем.
Дежурный дигәннәре олы гына бер кеше икән. Миңа игътибар итми, телефоннан кемгәдер үгет-нәсихәт укуын дәвам итте. Сөйләшеп бетереп, трубканы элгәч тә әле кымшанмыйча урынында торды. Ашыкмый гына кесәсеннән кулъяулыгын алып, маңгаендагы тирне сөртте, изүен ычкындырды. Шуннан соң гына өстәл артына узды. Үзе шактый нык аксый, уң аягына баскан саен, протезы шыгырдап куя.
Мин аның йөзенә дә игътибар иттем. Чәчләре ап-ак иде аның, шома маңгаена буй-буй сырлар сызылган, борыны кәкрәебрәк тора. Битләрен каратут баскан. Уйчан, бер үк вакытта кырыс та булган күзләре бөтен нәрсәгә сынаулы карый. Күрәсең, тормыш җилләренең барысын да үз йөрәге аша үткәргәндер инде бу кеше. Менә ул миңа кырын күз белән генә карап алды да:
— Ташборынга баручы сез буласызмы? — дип сорады коры гына.
— Шулай иде дә, билетка өлгерми калдым бит әле. Туган якларга күптән, бик күптән кайткан юк. — Мин ишек төбеннән ары үтмәдем. Аптырау катыш әлеге кешегә карадым.
— Ташборынга, туган якларга, дисең инде...
Чү!... Кайда сөйләшкәнем бар бу кеше белән?
Йөзендәге кайбер сызыклар да таныш түгелме ?
Менә дежурный түш кесәсеннән күзлеген алып киде,ул да, миңа текәлгән килеш, әллә никадәр басып торды.
— Бәй, тукта-тукта... — Тавышы калтыранып чыкты, ул бөтенләй нык аксап, кулларымнан килеп тотып: — Син... син теге... Фәрит түгелме соң?
— Әйе, мин шул... ни, Гәйзулла абый! — дип әйткәнемне сизми дә калдым.
— Менә сиңа кирәк булса! Очраштык бит, авылдаш...
— Очраштык...
Икебез дә, куанычыбыздан бер-беребезнең кулларын кыскан килеш, диванга барып утырдык. Кассир кыз да, бу тамашага аптырап, идән уртасында тора. Гүя ул безне юри шушында алып килеп очраштырган инде — бәхетле елмая иде.
— Карале, кара... Вәт могҗиза... Шулай да мин сине баштарак таныдым бит әле! — дип, Гәйзулла абыйның йөзе балкыды. Карашында уңайсызлану, үзен гаепле тою чаткылары да чагылгандай булды. Боларның сәбәпләрен мин, әлбәттә, яхшы аңлый идем.
— Күрешмәгәнгә хәзер ничә ел була инде?
— Ун-унбиш тирәсе...
— Бардыр шул... Менә гомер! — Авылдашым авыр көрсенеп куйды.
Йөзендәге каратутлар да ачыграк күренә башлады.
— Гомер үтә... Кайчан гына син дә талчыбыгын ат итеп уйнап йөргән малай идең. Хәзер әнә ир булып төшкәнсең, Фәрит.
Гәйзулла абый урыныннан торды. Аксый-аксый ишекле-түрле йөренде, тамак кырып куйды. Күзләре кинәт очкынланып китте. Күрәсең, үткәннәрнең күңел өчен иң-иң якын булган берәр хатирәсе исенә төшкәндер. Ләкин ул күзләр... Очкынланып кына китте шул алар. Күктә атылган йолдыз кебек әзгә генә балкыдылар да кабат сүрелделәр...
Мин, җаен туры китереп, очрашканнан бирле күңелемне кытыклап торган сорауны бирдем.
— Мәхмүзә җиңгәм хәзер кайда икән?
Гәйзулла абый бу исемне ишетү белән дертләп китте. Миңа озак кына карап торды. Бүлмәдә авыр тынлык урнашты.
Белмим, безнең янга берәр ят кеше килеп кермәсә, күпме дәвам итәр иде икән бу эчпошыргыч тынлык. Икебезгә дә кыен булып китте. Хәер, ни хакым бар әле мондый сорау бирергә? Мин аңа кем, бәлки, иң авырткан ярасына тоз сипкәнмендер. Бәлки, ул бүгенгесе белән генә яшидер? Бүгенге белән генә...

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1