Безнең җирлектә урамнарга татар исемнәре бирү традициясе бар. Авыл әйләнәсе тирәсендә бик күп индивидуаль торак комплекслары барлыкка килде. Бу эшне авыл башлыгы булган Хәмзә Биктимиров башлап җибәрде, актив рәвештә аның эшен Рәис Әминов дәвам итте. Соңгы елларда 40ка якын татар шәхесе исеме бирелде. Алар арасында татар язучылары (Кәрим Тинчурин, Әмирхан Еники, Гомәр Бәширов, Габдрахман Әпсәләмов, Хәсән Туфан, Булат Сөләйманов, Якуб Зәнкиев һәм башкалар; Г.Тукай, М.Җәлил исемнәре электән үк бар иде), галимнәр, композиторлар, журналистлар, тарихчылар: Фоат Вәлеев, Диләрә Тумашева, Сара Садыйкова, Салих Сәйдәшев, Азат Сәгыйтов, Бәдретдин Гарифуллин hәм башкалар бар. Шулай ук Төмән җирлегеннән 5 Советлар Союзы Герое, үзебезнең Социалистик Хезмәт Герое Фәгыйлә Ибраhимова (Талмы авылы), Россия Геройлары: Тимур Мөхетдинов, Раушан Абдуллин, профессор-онколог Әхәт Сабиров hәм башкалар. Тагын бик күп урамнар шушы җирлектә яшәгән, Бөек Ватан сугышында булган, аннан соң тырышып эшләгән ветераннар, укытучылар, табиблар исемнәре белән аталган.
Нет комментариев