Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Әлеге мәртәбәле бүләккә аны Евразия иҗат гильдиясе (Лондон) белән берлектә «Hertfordshire Press» нәшрият йорты тәкъдим итте. Халыкара бүләк моннан биш ел элек Евразия иҗат берлеге тарафыннан оештырылып, ел саен төрле илләрдә яшәп иҗат иткән күренекле каләм әһелләренә, танылган галимнәргә, артистларга, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә зур уңышларга ирешкән шәхесләргә бирелеп килә. Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә күренекле рус актрисасы Мария Ермолованың музей-йортында узды. Ленар Шәехкә лауреат дипломы, алтын медаль һәм истәлек билгесе тапшырылды. Чара Евразия иҗат берлеге президенты Карина Сарсенованың эчтәлекле чыгышы һәм Казахстаннан килгән сәнгать әһелләре концерты белән үрелеп барды. Белгәнегезчә, Ленар Шәех узган ел Швециянең Стокһольм шәһәрендә узган VI Халыкара «Open Eurasian Literature Festival & Book Forum» әдәби фестивалендә Гран-прига лаек булган иде. Шулай ук аның Лондонның «Hertfordshire Press» нәшриятында «One of you» дигән инглизчә китабы да дөнья күрде.
#татарстанкитапнәшрияты #таткнига #ленаршаех

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2