Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
📌каймак 180 гр
📌сода0,5 ч калагы, соданы каймакка салабыз
📌1шт йомырка
📌100 гр атланмай
📌тоз 1 ч калагы
📌400 гр он.
Эчлеге;
📌тавык түше 400 гр
📌бәрәңге 300 гр
📌суган 150 гр
📌атланмай
Тоз, борыч тэменчэ
Берэр кисэк сыер мае куябыз ясаганда эчлеккэ.
Каймакка 0,5 чәй калагы аш содасы өстибез, йомырка, 100 гр атланмай, тоз 1 ч калагы, он кушып йомшак итеп камыр басабыз, камырны ял иттерәбез. Камырны ял иттергән арада эчлек әзерлибез.Тавык итен, бәрәңгене шакмаклап, суганны вак итеп турыйбыз, тоз борыч өстибез, атланмай кушабыз, камырны 40 гр кисәкләргә бүләбез, өстен капларга камырдан кечкенә шарчыклар бүлеп куябыз. Җәймәләр җәябез, җәймәләр уртасына эчлек салып, түгәрәк итеп бөгәбез.🤗🤗🤗
Элешләрне 180 гр кызу мичтә 35-40 минут пешерәбез. Пешеп чыккач май белән майлап, тастымал белән каплап куябыз!
Чәйләрегез тәмле булсын дусларым!
Авт: Гульнур Мустафина

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1