Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
“200” исемле йөк ташыйлар
Безнең Башкортостан җиренә.
“Туп итенә” салган гомерләрдә
Түрә эшчәнлеге күренә.
Туя белми солдатлар каныннан
Икейөзле явыз түрәләр.
Яп-яшь гомерләрне ут эченә
Һаман да озата бирәләр.
Килер бер көн, түрә авызыннан
Аккан каннар җавап сорарлар.
Ходай күрә, тәмугъта урынны
Түрәләргә сала торалар.
Күбенерләр алар, сынау килер,
Җәлладлыкка җавап бирерләр.
Бәлки үзе түгел, балалары,
Оныклары җәза күрерләр...
Венер ФӘТТАХ 17.11.2024 ел Карламан

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев