Ветеран укытучы
Бүгенге көндә Киндерле авылында унбер ветеран-укытучы исәпләнә. Араларында шушы авылда туып үскәннәре дә, читтән килеп, бу якларны үз итеп, урнашып калганнары да бар. Горурланып искә алырлык, рәхмәт сүзләрен әйтерлек, иң өлкән укытучыбыз Динара апа Хәбибуллина.
Динара апа тумышы белән Төмән районы, Ямбай авылы кызы. Ул 1934 елның 4 августында Фәтхи абый белән Камилә апа гаиләсендә дөньяга килә. Бала-чагы туган авылында үтә. Ямбай, Аслана мәктәпләрендә белем ала һәм Тубыл шәһәрендәге татар теле һәм әдәбияты институтына укырга керә. Укытучы таныклыгын алгач, Динара апа 1954 елда хезмәт юлын Мордовиядә башлый. 1955 елны туган авылына кайтып мәктәптә эшкә урнаша. Укыту дәверендә сыйныф җитәкчесе, дәрестән тыш эшләрне оештыручы педагог вазыйфаларын үти. Җиде ел эшләгәннән соң, тормышка чыгып, Киндерле мәктәбендә биология, немец теле укытучысы булып эшли. Укытучылык хезмәте белән беррәттән Динара апа драмтүгәрәк, профсоюз оешмасы җитәкчесе, мәктәп бакчасын да алып бара. Мәктәп бакчасы һәр елны мул уңыш җыеп, район күләмендәге конкурсларда алдынгы урыннар алып, иң яхшылардан була. Класс җитәкчесе буларак та, ул укучылар белән каникулларда төрле шәһәрләр буйлап сәяхәткә чыга. Ул һәр эшен яратып, бар күңелен биреп башкара.
Тулырак
Комментарии 3