Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Ничек хәлләр?-диеп, сәләм юллыйм,
Искә алып язның бер кызын.
-Ничек хәлләр?-яшьлек таңнарымда,
Сөю кабызалган йолдызым.
Беләм юкса, күпме еллар узган,
Юллар тузанында таркалып.
Тик булмаган бергә, тормыш юлын
Үтәселәр безгә пар калып.
Ә шулай да, моңсу кичләремдә,
Син хәтергә бик еш киләсең,
Толымнарың чөеп җилкәң аша,
Шундый матур итеп көләсең!
Алсуланган синең битләреңдә,
Карашларга караш төшкәндә,
Таң нурында, кояш балкышының,
Алсулыгы сиңа күчкәндәй...
-Ничек хәлләр?- хәтер битләрендә,
Еллар аша җаным җылыткан.
-Ничек хәлләр?- еллар тузанында,
Бер бересен инде оныткан..
Рамзис Мишәр.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев