Кадерле мөэмин-мөселман кардәшләребез!
Менә тагын бу 2026 елда Рамазан аеның соңгы көнен озатып бүген Ураза гаете бәйрәме белән барча мөсөлман дин кардәшләребезне чын күңелдән тәбрик итеп котлап үтәбез

Безнең максат: алдагы Рамазанда тагы да ихлас, иманлы, игелекле булуга омтылу.

Шушы ел Рамазанында кимчелекләребез булса, киләсе елларның изге аена алардан башка керү, һәр үткән ел саен тагы да камилләшү, ныгу.

Һәр Рамазан безне Аллаһка һәм Аның белән очрашуга якынайта. Шуны аңласак иде. Киләсе Рамазаннарны да күрә алсак иде.

Әлеге айдан соң да күңел халәтен сакларга тырышыйк. Ихластан догада булуыбыз, үз вакытында башкарылган намазларыбыз, Коръән Кәримне укуыбыз, изге гамәлләр кылуыбыз, гөнаһ, хата-кимчелекләрдән тыелырга тырышуыбыз саклансын.

Без бик еш, “гамәлебез кабул булырмы инде?” дип сорарга күнеккән. Менә бу даимилекне булдыра алсак, 2026 елның Рамазаныннан барлык фазыйләтне дә алган булырбыз.

Ин Шәә Аллаһ.

Аллаһы Тәгалә шушы изге айда кылган гамәл-гыйбадәтләребезне кабул кылсын!

Барыбызга да хәерле, бәрәкәтле гомер, иман байлыгы, күңел тынычлыгы, ике дөнья бәхете насый итсен. Рамазан рухы, халәте калган айларда да күңел түрегездә саклансын.
Ураза Гаетебез мөбарәк булсын!

Бәйрәмнәребез мөбарәк булсын!

Ихтирам белән төркем администрацисы!
#Ислам #Рамадан2026 #ИдАльФитр
Комментарии 1